Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 27
Сәйфиев бу яңа метод белән эшләгән бик күп леспромхозларның агач ташу планын шактый арттыруларын үзе дә бик яхшы белә, ләкин үз сүзенең сүз булып калуын тели иде. Быел дәүләт планы барыбер тулысынча үтәлмәячәк. Хәер, бу уй аның үзен дә каушатып куйгалый. «Артык күп белә башладылар… Санга да сукмыйлар. Менә күрерләр…» – дип уйлады ул. Менә хәзер дә Галләм Тимербаевның тәкъдименә бер дә исе китмәгән кыяфәт чыгарды.
– Дүрт фестметр урынына егерме фестметр диген, ә?! Ха-ха!.. Кара әле син аны, ә! Сәләтсезнеке бер колач ди шул…
Галләмнең йөзе көзән җыерган кебек тартышып куйды. Тузгып торган коңгырт-кара чәчләре тирләгән маңгаена төшеп ябышканнар. Ул, утлы күмер тоткан кеше сыман, күн бүреген, әвәли-әвәли, бер кулыннан икенчесенә күчереп тора иде.
– Көлмәгез!.. – дип җикеренде Галләм. – Көлмәгез… Мин… – Ул берничә секунд сүзен әйтә алмыйча тотлыгып торды. – Мин сезгә бу эшне практикада күрсәтермен. Минем шофёр булып беренче ел гына эшләвем түгел.
– Ярар, ярар, мактанма. Мине бит сезнең стажыгыз кызыксындырмый, – диде баш инженер, бераз йомшара төшеп. – Аңлашылды. Әле болай гына да нормагызны үти алсагыз бик яхшы булыр иде…
– Юк! Без барыбер яңа метод белән эшли башлаячакбыз.
– Технологияне бозып кара әле! – диде Сәйфиев янау тоны белән. – Мин синең белән ничек сөйләшергә белермен.
– Эшләрбез! Комачаулый алмассың!..
Баш инженерга бу җитә калды.
– Кем комачаулый? Кем… Йә, әйт әле, кем? Минме? – Сәйфиев урыныннан сикереп торды. – Хәзер үк чыгып кит моннан. Вон-н!
Галләм, шуны гына көткән кебек, кинәт кенә борылды да ишекне бар көченә, шапылдатып, ябып чыгып китте.
Ишек янында утыручы Бикмүш абзый аларның сөйләшкән сүзләрен ишетеп торган икән. «Һай, бу кеше дигәнең!.. Бигрәк тупас инде, кеше белән җайлап сөйләшә дә белми бит», – дип сөйләнеп куйды. Баш инженерның сөзәргә җыенган үгез кебек бераз алга иелеп эре-эре атлап йөрүе, кабинет ишеген иңе белән генә элдереп бәреп кереп китүе Бикмүш картка күптән ошамый иде инде. Ул: «Юк, юк, әйтергә кирәк аңа, әйтергә кирәк, – дип, бер-ике тапкыр талпынып та карады, тик: – Барыбер рәтләп сөйләшеп булмас, – дип, кире урынына утырды. – Тәмам чыгырыннан чыкты бит…»
Ниндидер көч Бикмүш бабайны урыныннан торгызды. Ул, үзе дә сизмәстән, баш инженерның кабинетына бәреп керде дә, сугышырга җыенган әтәч сыман кукраеп, өстәл каршына килеп басты.
– Сиңа нәрсә, Бикмүш абзый?..
– Тупас кыланасың, энем! Тупас. Бик…
Картның чынлап торып әйтешергә кергәнлеген сизеп, баш инженер шунда ук икенче тонга күчте.
– Бу халык белән тупас та булырсың, Бикмүш абзый. – Ул тагын үзенең ярата торган сүзен кыстырып куюны кирәк тапты. – Мин менә сезне үземнең урынга куеп карар идем, нишләр идегез икән?..
Бикмүш