Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 22
Зариф урыныннан торды да салмак кына атлап Көлемсәр янына килеп утырды.
– Бик дөрес әйткән. Дөрес кенә дә түгел, ә туры китереп, матур итеп әйткән, – диде ул, Көлемсәрнең кулын үз кулына алып. Ләкин Зариф бу сүзләрне кем әйткәнен сорамады, авыр сулап куйды да үзенең тупас, яра эзләре белән чуарланып беткән кулларына карады, аннары кинәт җитдиләнде, йөзеннән күләгә йөгереп үткәндәй булды: – Әйе, матур әйткән. Ә минем- сүзләрем агач тамыры кебек… кәкре-бөкре, – диде. Аның тавышы әрнүле иде… – Дөрес бит?..
Көлемсәр дәшмәде. Башка вакытта, бәлки, ул: «Кирәкмәс, алай димә! Юк, юк… Нишләп алай булсын», – дип, Зарифның күкрәгенә елышкан да булыр иде. Кем белә, бәлки, Зариф бу сүзләрне әйткәндә, шуны көткәндер дә.
Ләкин Көлемсәр урыныннан сикереп торды да киенә башлады.
– Көлемсәр, син каядыр җыенасың, ахрысы?..
– Мин… Мин бераз һавага чыгып керергә уйлыйм…
Ул бу сүзләрне, ничектер, тартыныбрак әйтте. Хәтта бераз тотлыгып та куйды, чөнки ул алдый иде. Аның Зарифны беренче тапкыр алдавы иде. Бәлки шуңа күрәдер Көлемсәрнең алдашуын Зариф та сизенде. Ләкин бер сүз дә әйтмәде, бары тик: «Җылырак киен. Урамда салкын…» – дип кенә өстәде. Көлемсәр, аның кайгыртучанлык күрсәтеп әйткән бу сүзләрен кабат ишетергә теләмәгәндәй, кабалана-кабалана чыгып китте. Шулай да чыгу белән, тәрәзәне яртылаш кына каплап торган пәрдә өстеннән бүлмәгә күз төшерде. Зарифның йөзе, таза гәүдәсе чагылып китте. Әнә ул өстәл янына барып утырды, алдында яткан китабын читкәрәк этәреп, күзләрен бер ноктага төбәп хәрәкәтсез калды. Аның йөзе ничектер җитди һәм бераз агарынган төсле иде.
Көлемсәрнең йөрәге сыкрап куйды. Нигә соң ул Зарифны алдый? Ул бит аның Нияз янына чыкканлыгын белми. Ник чыкты соң ул?.. Бая бит ул беркая да чыгасым килми дигән иде. Ә хәзер чыкты. Нигә чыкты? Бүген Нияз аны күрергә теләгән. Көлемсәргә ул бу турыда урманда әйтте. «Әйтәсе сүзем бар иде», – диде. Көлемсәр аның моңлы карашы, ягымлы тавышы, матур сүзләре белән сихерләнгән кебек булды – үзе дә сизмәстән ризалык биреп ташлады. Хәзер аңа авыр, бик авыр. Ул уйларына бирелеп туктап калды. Нигә кирәк соң бу очрашу? Нигә генә дип ризалык бирде соң ул? Өйдә Зариф утыра… Әнә генә! Ул бөтенләй якын, бик якын, бик якын Зариф!.. Зариф бит аны җаны-тәне белән ярата. Ничек кенә ярата әле!..
Зариф утырган җирендә селкенеп куйды. Бер кулы белән, каты иттереп, маңгаен сыпырып алды һәм, урындыгыннан торып, өстәл тартмасыннан папирос алып кабызды. Бу инде аның «нормасы»н бозуы иде. Башка вакытта булса, Көлемсәр, хәзер үк йөгереп кереп: «Бу ни бу? Ташла хәзер үк! Көненә өч кенә папирос тартырга сүз бирдең ич», – дип шелтәләгән дә булыр иде. Зариф шунда ук: «Кичер, кошчыгым! Мин түгел, шайтан котыртты», – дип шаярып, папиросын сүндерер иде. Әлбәттә, сүндерер иде…
Зариф, тирән итеп, папиросын бер-ике тапкыр суырды да бүлмә буйлап йөренә башлады. Түшәмдә асылынып калган куе төтен Зариф атлаган якка таба шуыша иде. Шулай йөренгән җиреннән