Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 18
Зариф Бикмүш абзыйның һәрнәрсәне бөтен ваклыкларына кадәр белүенә гаҗәпләнеп куйды. Гомумән, Бикмүш абзыйның бер генә дә белмәгән нәрсәсе юк иде. Төнлә белән конторада каравылчы булып калганда, телефон ашамы яки болаймы аңа нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итмиләр?! Ул барысына да төгәл һәм дөрес итеп җавап кайтара: бу турыда нишләргә кирәк икәнлеген, теге нәрсәнең кайдалыгын, кайбер нәрсәләрне ничек табу юлларына кадәр аңлатып бирә.
– Әй-йе! – диде Бикмүш абзый, башланган сүзен дәвам итеп. – Бер тиредән тун тегеп булмый дигәндәй, Сөлекле буендагы саллау урыны җитми дә башладымыни инде, ә? Шулай итеп, бер карарга да килә алмадыгыз, алайса?..
Аның соңгы сүзләрен Зариф сорау дип тә, шелтәләү дип тә аңларга белмәде. Ул бары тик:
– Шулайрак шул, – дип, сүзне очларга ашыкты.
– Минемчә, аны хәзер үк хәл итәргә кирәктер…
Карт салкыннан кызарган кулларын алъяпкыч итәгенә сөрткәләп алды. Аннары тагын Зарифка таба борылды:
– Каманың аръягы турында уйлап карамадыгызмы соң? – диде ул, кулы белән елганың сөзәк ягына, кичке эңгер-меңгердә болыт сыман күренгән куе әрәмәлекләргә таба күрсәтеп. – Анда саллау урыны кирәгеннән артык артыгын да…
Бер караганда бик гади булып күренгән бу тәкъдим Зарифта берьюлы әллә никадәр фикерләр тудырды. Кара, чыннан да!.. Ничек соң әле бу нәрсә берсенең дә башына килмәде? Ләкин бу бит Каманың аръягы… Ә күпер?.. Анысы тагын нәрсәгә? Ә тимер юл?.. Шулай ук аның да кирәге юк. Бер дә булмаса, кыш көне, боз каткач, машиналар белән чыгарачакбыз… Әрәмәлекләр барыбер леспромхоз тарафыннан чистартылырга тиеш. Чөнки ул җирләр, Кама ГЭСы төзелеп беткәч, су астында калачак. Кара әле, ә!..
Язгы ташудан соң, Кама боздан арыну белән, ярларыннан ташып чыккан болганчык суның күзгә күренеп артуын һәм әле генә Бикмүш абзый күрсәткән әрәмәлекләрнең бөтенләй диярлек су астында калуларын Зариф бит инде ничәмә еллар күреп үскән. Аның мылтык алып шул әрәмәлекләрдәге вак күлләргә үрдәк атарга чыккалаганы да бар иде бит. Ул түзмәде:
– Бикмүш абзый, әйдә, шул якка чыгып керик әле, – диде һәм, хәзер үк кузгалып китәргә җыенган кебек, ашыгып, урынына килеп утырды.
Бикмүш абзый каршы килмәде. Зарифның ашкынуын күргәч, башка подпускларын карап та тормады. Ишкәк артына килеп утырды да, ашыкмыйча, бер көйгә генә ишә башлады.
Ай-һай да гына дими, көйләр килми,
Кайгылар ук күрми ир булмый;
Нинди генә итеп сөйләсәң дә,
Чит-ят илләр туган ил булмый…
Зарифка бу юлы яңадан җыр башлаган карт, ничектер, салмаграк ишә кебек тоелды.
– Бир әле, Бикмүш абзый, – диде ул, урыныннан сикереп торып. – Үзем ишим әле…
Карт мыек астыннан гына елмаеп куйды.
– Һай, Алла! Бу кадәр түземсез булмыйлар инде.
Кама уртасына җитәрәк, су өстен шадралатып,