Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 21
Гөлшикәр түти белән Тәмир арасындагы мөнәсәбәтләрнең салкынаюына мондыйрак бер вакыйга сәбәп булды.
Тәмирне комсомолга алган вакытлар. Көлемсәр комсомол оешмасы секретаре иде. Кызу эш вакыты булгангамы, Тәмирне комсомолга алуны урманда гына оештырдылар. Комсомолларның барысы да ашханәгә җыелды. Гөлшикәр түти эш белән кереп-чыгып йөргәли иде, йә ашъяулыклар алыштырып йөри, йә савыт-саба артыннан килеп керә.
Көлемсәр иң элек Тәмирнең гаризасын укып чыкты. Аннан яшьләр Тәмиргә берничә сорау бирделәр. Устав буенча ул аларның барысына да шартлатып җавап кайтара барды. Үзен зурлар кебек эрерәк тотарга яратучан Тәмир ул көнне, ничектер, кечерәеп, гадиләнеп калган иде.
Шулвакыт кинәт кемдер Тәмирдән: «Сиңа соң ундүрт яшь тулдымы әле?» – дип сорап куйды. Тәмир каушап калды. Берничә секундка сузылган паузадан соң ул «әйе» дип кенә җавап кайтарды.
Нәкъ менә шул вакытта инде, Тәмир өчен иң авыр минутларның берсендә, Гөлшикәр түти үзенең беркатлылыгы белән сүзгә килеп тыгылмасынмы!
– Һай, нәнәм! – диде ул. – Ялганламыйсыңмы, берүк?.. Сиңа ундүрт яшь үк юктыр әле.
Тәмир агарынды, аның бите тартышып куйды. Ул, югалып калмаска тырышып, кибеп өлгергән иреннәрен ялап алды да:
– Нишләп булмасын ди?! Билгеле бар… – диде.
– Ай-һай, Тәмир нәнәм, ялгышмыйсыңмы икән? Мин бит синең мәрхүмә әниеңне бик яхшы белә идем. Гаҗәп кеше иде, бичара, авыр туфрагы җиңел булсын. Син бит, Тәмир, механик Галәви Зәкәрияләре белән бер үк елны туган идең…
– Китсәнә! – диде Тәмир, ниндидер ясалма көлү белән. – Зәкәрияләреңнең мине абый дип йөри башлауларына инде бишбылтыр узды…
– Кыйнап әйттергәч әйтерләр дә шул. Бер дә гаҗәп түгел…
Тәмир нишләргә дә белмәде. Ахыр чиктә «Аңа карамагыз сез» дигән кебек итеп кулын селтәде дә Гөлшикәр түтигә аркасы белән борылып утырды.
Көлемсәр: «Алдашырга ярамый бит. Бигрәк тә булачак комсомолецка…» – дип өстәп куймасынмы!..
Тәмир чөгендер кебек кызарды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Күптәнге хыялы тормышка аша дип кенә торганда, аяк астыннан көтелмәгән бәла килеп чыкты куйды.
Гөлшикәр түти дә, үзе әйтмешли, «кычытмаган җирне кашып», булды дигән эшне харап итә язуын сизенде булса кирәк.
– Хәер, минем дә ялгышуым бар… Минем бит хәзер хәтерем иләк кебек, бернәрсә дә тормый, – дип, тизрәк эшне яңадан җайга салу ягын карады.
Әлбәттә, бу көтелмәгән аңлашылмауга карамадылар, Тәмирне комсомолга алдылар. Ләкин бер көйгән икмәк күңелдән тиз генә китми дигәндәй, Тәмир дә бу вакыйга турында тиз генә оныта алмады. Шуннан бирле Тәмирнең йөрәк төбендә Гөлшикәр түтигә карата үпкә саклана. Шул җыелыш искә килеп төшкән саен, аның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китә иде. Җитмәсә, тагын бу вакыйга урманчылар арасына да яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Юк-юк та, кем дә булса Тәмир барында Гөлшикәр түтидән: «Әйт