Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 20
Капма-каршы характерлы бу ике дус менә инде дүрт ел буена бергә, бер леспромхозда, хәтта бер үк сменада эшли иде. Икесе дә – леспромхозның атаклы шофёрлары. Уртача буйлы, таза, тулы гәүдәле бу кешене, үз эшен яхшы белүче, чая шофёр булуы өчен, «Выж Галләм» дип кенә йөртәләр.
Выж Галләм, эшкә җитез булса да, сүзгә саран. Менә хәзер дә, кыен хәлдән чыгу өчен, сүзне икенчегә борып җибәрде:
– Быел безнең шофёрларны бәхет басты. Чын эшкә керешәчәкләр, ди…
– Дөрес! – диде Костя, аны бүлеп. – Леспромхозыбыз чүпрә салган яхшы камыр кебек кабара… Каманың аръягында Түбәнге складның «филиалы» булачак дип сөйлиләр. – Тиктормас Костя, шаярып, аңа яны белән утырган бер кызның чәч толымын әкрен генә тартып куйды да, бернәрсә дә булмаган кыяфәт белән җәһәт кенә Галләм ягына борылып, тагын нидер сөйли башлады.
Кыз кинәт кенә артына әйләнеп карады һәм бернинди икеләнүсез Костяның җилкәсенә шапылдатып сугып куйды:
– Шаярмасаңчы, Костя абый! Миңа кияүгә яраклы улларың бар, ә үзең…
Шофёр, яңалык ишеткәндәй, кызга таба борылды:
– Әчәч, Хәнифә!.. Бу ни сөйлисең? Минекемени алар, карчыкныкылар ич…
Ул да булмады, Костя савытын урманчыларга аш пешереп торучы Гөлшикәр түтигә сузды. Ул монда да шаярмыйча булдыра алмады:
– Урманнан сыйлап кайтарасың да, Гөлшикәр түти, өйдә бер генә нәрсә дә каба алмыйм. Билләһи менә. Карчык ачулана. Мин дә юләр түгел, мыекны бераз салындырам да, «кәеф юк» дигән булып, кабыргаларны угаларга керешәм. «Кабина тәрәзәләреңне ачып куеп йөрисең дә салкын тидерәсең», –ди бу миңа. Мин дәшмим, билгеле. Син, карчыгым, гадәттәгечә хаклы, янәсе… Салкын тигәнне ничек дәваларга кирәклекне минем карчыктан гына өйрәнергә кирәк…
Кемдер, аның сүзен бүлдереп:
– Ничегрәк дәвалый соң ул? – дип сорап куйды.
– Анысын сорама инде син, туган.
– Берәр яртыны алып бирәдер әле…
– Соң, әлбәттә! Салкын тию үзеннән-үзе бетә димени, дивана…
Буш савытны күкрәгенә кысып тоткан Гөлшикәр түти бөтен гәүдәсе белән калтырап, кеткелдәп көлеп куйды.
– Һай, Костя, күңелле кеше дә соң үзең.
Гөлшикәр түти буш савытларны бөркелеп бу чыгып торган чанга тутыра башлады. Ул, карап торырга юан, бераз тупасрак гәүдәле булса да, бик җитез, өлгер хатын иде.
Гөлшикәр түти күп еллар буена урманда аш пешерүче булып эшли. Шулвакыт эчендә ул урманчыларның ихтирамын яулап алырга өлгергән. Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда ашау-эчү белән кыен булган. Ләкин Гөлшикәр түти юкны бар итеп эшчеләрне тук иткән, утырткан бәрәңгесен, үз тавыклары салган күкәйләрнең барысын да урманга ташыган. Алай да булмаса, урманчыларның күңелен ягымлы теле белән юаткан. Картрак урманчылар әле хәзер дә: «Гөлшикәр түтинең сые булмаса да, сыйпамага теле бар аның, ичмаса», – дип, күңелләрен юаткан чакларны искә төшергәлиләр.
Уен-көлке, үткен сүзләр һаман яңгырап тордылар. Тракторчы Василийның бер кыз белән