Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 23
Алар, ашыкмыйча гына, кара күләгәле агачлар, куе куаклыклар арасыннан атлап киттеләр һәм бераздан ботакларын зонт кебек җәйгән чыршы астында туктап калдылар. Көлемсәр, кулларын артка куеп, чыршыга сөялде һәм башын түбән иде.
Алар байтак вакыт сүзсез тордылар. Бу тынлыкны беренче булып Нияз бозды.
– Ниһаять, килдең!
Көлемсәр дәшмәде. Нәрсә дисен соң? Нияз белән очрашкач, әле бая гына аны газаплап торган уйлар челпәрәмә килгән кебек булдылар. Хәзер Көлемсәрнең бары тик Ниязның ягымлы тавышын тыңлыйсы, моңлы, шул ук вакытта чиксез тирән күзләренә генә карыйсы килә иде.
Нияз да моны сизә иде булса кирәк.
– Көлемсәр, – диде ул. – Леспромхозга килгәч тә, әниемә хат язып җибәрдем. Синең турыда да яздым… Сине беренче күрүем турында. Ул кичне мин гомеремдә дә оныта алмам, ахрысы…
Көлемсәр Ниязның әнисен күз алдына китерергә тырышты. Бәлки, ул да Нияз төсле үк дулкынланып торган чем-кара чәчледер. Көлемсәрнең Ниязның әнисен күрәсе килде. Ләкин ул бу турыда бер сүз дә әйтмичә тынып калды…
Нияз бергә укыган иптәшләре турында сөйләде. Аңар Көлемсәр белән сөйләшү шулкадәр җиңел, шулкадәр рәхәт иде. Ул моның серен, сәбәбен аңларга теләгән кебек үзе дә бераз уйланып куйды.
– Көлемсәр, – диде ул бераздан. – Күземә туп-туры карап әйт әле… – Ул җиңелчә генә Көлемсәрнең иңнәренә орынып куйды. – Тик дөресен әйт. Син мине ярата алыр идеңме?.. Зинһар, син миңа алай гаҗәпләнеп карама. Юк, юк, кирәкми!.. Мин беләм: син хәзер үзеңнең тормышта икәнлегеңне аңлата башлаячаксың һәм тагын нинди дә булса сәбәпләр табарсың… – Аның тавышы үзгәрде, йомшара төште. – Шуңа күрә дә бит мин синнән яратасыңмы дип сорамыйм, ә бары тик ярата алыр идеңме дип кенә сорыйм.
– Газаплама мине, Нияз, – Көлемсәрнең тавышы калтырап чыкты. – Беләсең ич… Мин бит тормышта…
– Әй-йе, – диде Нияз, авыр сулап. – Тормышта… Попны, нинди генә булса да, батя диләр шул…
Көлемсәр аның бу сүзләренең төбендә нәрсә ятканын аңлап бетермәде. Әллә инде аңларга теләмәде. Ул әле һаман да үз уйларыннан айнып җитә алмый иде. Көлемсәргә авыр, чиксез авыр иде.
– Мин бит бәйле… – дип кабатлады ул ярым пышылдау белән.
– Ничек инде бәйле?.. Уйлап кара әле, Көлемсәр. Бәлки, сине бәйләп торган төеннәр алай ук нык түгелдер. Әгәр дә синең минем белән очрашырга… – Нияз нинди сүз кулланырга да белмичә тотлыгып калды. – Очрашырга кыюлыгың җитә икән…
Көлемсәр, «Син ни сөйлисең?!» дигән кебек, Ниязга карады.
– Мин ялгыша да торганмындыр, бәлки, – диде Нияз. – Бу, әлбәттә, минем үз фикерем. Әгәр синең үзеңдә дә, шундый ук дип әйтмим инде, шуңар охшашлы фикерләр туа икән, ул төеннәрнең нык булмавына мин бик-бик ышаныр идем. Синең бу турыда уйлап караганың бармы, Көлемсәр?..
Көлемсәр җавап бирмәде. Нияз күтәренке тавыш