Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 26
Галләм урманга керде. Куе агачлык. Куак төпләре, ауган агач тирәләре чигелгән челтәр кебек төрле кош-корт, киек йөргән эзләр белән чуарланган.
«Дәрҗия кайткан…»
Галләм коммунист түгел, шуңа күрә аңа Дәрҗия белән сирәк очрашырга туры килә иде. Ләкин ул аның күз карашын да, тавышын да ачык итеп күз алдына китерә ала. Дәрҗия белән аның бер генә вакытта да кара-каршы торып сөйләшкәне юк. Ул аны бары тик гомуми җыелышларда, урманда яисә конторада гына очрата. Андый вакытларда ул тәмам каушап, югалып кала иде. «Дәрҗия!..» Галләмнең башында нинди генә якты, нинди генә җылы уйлар тумый! Тик боларның барысы да хыял гына булып калырлар, ахрысы…
«Хыял – планның беренче варианты ул», – ди бит Костя. Юк, юк, ул шулай дип әйтелә генә. Бик күп хыяллар әле андый булудан бик ерак торалар…
Галләм үзенең семья корып җибәрергә теләгән чакларын да исенә төшереп алды. Казаннан запас частьлар алып кайтканда, ул кабинасына таныш булмаган бер яшь хатынны утырткан иде. Сөйләшә торгач, алар дуслашып киткән кебек тә булдылар. Галләм аны леспромхозга кунакка чакырды. Фаечка (Фәһимә исемле булса да, ул хатын үзен «Фаечка» дип таныштырган иде) берсүзсез риза булды. Фаечка, элегрәк ниндидер бер фабрикада эшләгәнлеген әйтсә дә, соңыннан үзенең артистка икәнлеген ычкындырып куйды. Хәтта матур гына итеп җырлап та күрсәтте. Шулай итеп, Фаечка Галләм янында калды. Галләмгә кечкенә генә бер бүлмә бирделәр. Күп тә үтмәде, Фаечка, урманда күңелсез, дип зарлана башлады. Ниһаять, көннәрнең берендә Галләм Фаечканы өендә тапмады. Өстәл өстендә дәфтәр битенә язылган хат кисәге ята иде. «Галләм бәгырем! Мине эзләмә. Хуш. Мин киттем!..» Ялгышлык беләнме, Галләмнең премиягә бирелгән бостон костюмын, сәгатен һәм башка шундый әйберләрен алып китүенә дә карамастан, Галләм Фаечканы эзләп тормады. Шайтан алсын, дип кулын гына селтәде. Ләкин бер кешегә ияләшкән күңел үзенекен итте бит, хәерсез. Аның бушап калган фатирына кайтасы да килмичә йөрде. Еш кына бүләкләр алып кайтып Фаечкасын куандырган һәм аның «минем аюым» дип иркәләгән чакларын да исенә төшергәләп куйгалый иде ул.
Фаечка – Фаечка инде ул. Дәрҗия бит – бөтенләй башка кеше. Алар арасындагы аерма җир белән күк кебек. Дәрҗиянең үзен генә түгел, аның кызы Ләләне генә күргәндә дә, Галләмнең йөрәгеннән ниндидер татлы җылылык йөгереп үтә. «Эх, миңа да партиягә керәсе иде», – дип уйлый иде Галләм. Ул инде берничә тапкыр моңа талпынып та карады… Тик нигәдер кыюлыгы җитмәде. Бүген ул теләк яңа көч белән кабынып китте. «Менә яңа метод белән эшли башлап, машина белән агач ташуда кискен борылыш ясыйм да, – дип уйлады ул, – партиягә керергә гариза бирәм».
Шундый уйлар белән көн дә үтеп китте. Башка шофёрларга караганда бер рейс артыграк ясавына карамастан, Галләм, автогаражга кермичә, яңадан урманга юл тотты. Соңгы рейсын ясап, контора каршына килеп туктаганда, кояш баеган, контора тәрәзәләрендә электр утлары балкый иде инде. Галләм кабинасыннан җиңел