Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 24

Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов

Скачать книгу

агач араларыннан төшкән яктылыкта аның чагылып-чагылып китүен карап калды. Көлемсәр күздән югалып, аяк тавышлары тынгач та әле, ул куе чыршы күләгәсендә байтак вакыт шул яктан күзен алмый торды.

      5

      Ниязга диплом язу эшенә керешү көткәннән дә авыррак тоелды. Кирәкле материаллар туплау нияте белән беренче тапкыр директорга кергәч, түбәндәге вакыйга булды.

      Иң элек ул директорны үзенең эш планы белән таныштырды. Темасының гадилеге белән мактанып алырга да онытмады: «Урман промышленносте предприятиеләрендә сәгатьлек графигын һәм комплекслы механизацияне производствога кертү». Нияз, әлбәттә, әгәр дә мәгәр диплом эше уңышлы чыга-нитә калса, рефератының аерым китап булып басылып чыгачагы турында да кыстырып куюны кирәк дип тапты.

      – Билгеле, леспромхоз директорының исеме дә телгә алыначак…

      Бәдри ага Ниязның әйтеп бетергәнен дә көтмәде, кулын гына селтәде.

      – Юк, юк!.. Анысы, кем әйтмешли, хаҗәт түгел.

      Шулвакыт ишек шакыдылар. Бусагада Зариф тора иде. Ул, Ниязны күрү белән, керергәме-кермәскәме дигәндәй икеләнеп, кабинет ишеге катында туктап калды.

      Бәдри ага исә аны, күптән көтеп торган кешесен каршы алгандай, күтәреп үк каршылады:

      – Ә-ә, Зариф!.. Әйдә, әйдә, туган. Килеп чыгып бик һәйбәт иттең әле. Әйдә, түрдән уз.

      Зариф бүреген бер кырыйда торган урындык өстенә ыргытты да, теләр-теләмәс кенә, өстәл янына килеп утырды.

      Бәдри ага, җанлана төшеп, Ниязга ниндидер бик шатлыклы хәбәр тапшырырга теләгәндәй сөйләнә дә башлады.

      – Менә, туган! Дөресен генә әйткәндә, мин сиңа әллә ни ярдәм күрсәтә алмам. Сиңа менә мастер Гыймазовтан башка бер генә кеше дә ярдәм кулы суза алмас. Леспромхозыбызда барлык яңалыкларны производствога кертү эше белән менә Зариф шөгыльләнә дә инде. Сәгатьлек графигын да, беренче булып, ул үз участогында кулланды… Нинди нәтиҗәләр бирүе турында сиңа аңлатып торасы юк. Бары тик шунысы гына хәтеремдә калган, үзебез дә бер кавым кызган табада биегән идек шул, әй. Леспромхозыбыз турында кайларда гына язмадылар! Зарифның рәсемен генә дә ике-өч газета берьюлы басып чыгарган иде.

      Директор Нияз ягына борылып өстәп куйды:

      – Менә шул, туган. Зариф сиңа сәгатьлек графигы турында да, комплекслы механизациянең дә бөтен нечкәлекләрен, барлык серләрен ачып салыр. Ул – бу турыда миңа караганда күп тапкыр мәгълүматлырак кеше. Шулай бит, Зариф?..

      Зариф дәшмәде, алай ук түгелдер лә инде дигәндәй, башын гына иде.

      Нияз исә директор турында: «Кара ничек җиңел генә котылырга чамалый… – дип уйлап куйды. – Зариф ярдәм итәр, имеш… Итәр пычагымны! Көт син аннан ярдәм…»

      Директор, өстәл тартмасын ачып, кәгазьләрен кыштырдата-кыштырдата нидер караштырган арада, Зариф та сүзгә кушылды:

      – Ни өчен әле сезне сәгатьлек графигы кызыксындыра?..

      Нияз бу сорауны ничек итеп аңларга да белмәде. «Бу нәрсә?.. Үзенә калганда мыскыл итүме… Әллә

Скачать книгу