Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 14

Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов

Скачать книгу

үк, бу бүлмәнең дә зур-зур өч тәрәзәсе бар. Аларга тоташ ак челтәр пәрдәләр эленгән. Тәрәзә төпләрендә – гөлләр. Як-якта – ике карават, урта бер җирдә – күз явын алырлык ак эскәтер ябылган түгәрәк өстәл, аның өстендә – зәңгәрсу абажур. Өстәл тирәсенә артлы ике-өч урындык куелган. Мич буенда – ак киндер тышлык кидерелгән зур йомшак диван. Түрдә, урта тәрәзә каршында, бер генә тумбочкалы кечкенә язу өстәле. Шунда ук китаплар, журналлар өелеп куелган этажерка. Язу өстәле өстендә гөмбәгә охшаган кечкенә абажурлы лампа яна. Лампадан төшкән яктылык астында урта бер җиреннән ачылган китап ята…

      Көлемсәр, эш югында эш булсын дигәндәй, өстәл өстендә яткан яңа «Огонёк» журналын кулына алды. Журналдан буяу һәм типография исе аңкып тора иде. Ул аны тезләре өстенә салды да, башын артка ташлап, диван аркасына терәлеп утырды, күзләрен сап-сары нарат такталарыннан тезелгән түшәмгә төбәде. Аның карашы такталарның берсендәге түгәрәк миңгә охшаган ботак эзенә текәлде. Гел бер генә ноктага карап торганнанмы, ул ботак эзе кинәт бер зураеп, бер кечерәеп күренгән кебек булды.

      «Синең гади генә сүзләрең дә минем күңелемә бик тирән үтеп керделәр диде бит ул. Нәрсә соң бу?! – Көлемсәр үзенең гел Нияз турында гына уйлавына тәмам аптырап калды. – Нишләп соң әле мин гел аның турында гына уйлыйм? Нәрсәгә кирәк соң ул миңа?..»

      Ләкин Нияз аның бөтен ихтыярын яулап алган, үзенә буйсындырган кебек иде. Ул, бу уйлардан котылырга теләп, журнал битләрен актаргалап, күзенә беренче очраган нәрсәне укырга кереште. Ләкин укыган кадәресеннән бернәрсә дә аңламады. Бер үк урынны кат-кат кайтып укып та карады, ләкин бу юлы да өзек-өзек фикерләр генә ялтырап киткәли иде.

      Актык чиктә ул журнал битендәге төрле рәсемнәрне караштыра башлады. Менә Иделдәге бөек төзелешләр… Гигант краннар бәйләм-бәйләм агачларны күтәреп алып ярга бушаталар. Кем белә, бәлки, бу агачлар аларның леспромхозыннандыр…

      Рәсемнәр караштырган арада Көлемсәр, үзе дә сизмәстән, «Дуся» исемле хикәя укый башлады. Бераздан аның белән шулкадәр мавыгып китте, укып чыкканын да тоймыйча калды. «Эх, нишләп озынрак булмады икән», – дип уйлап куйды.

      Хикәянең эчтәлеге дә исеме кебек үк гади иде.

      Авылга яңа агроном килә. Ул Дарья Тимофеевна исемле берәүләрдә фатирга туктый. Бу карчык Дуся исемле кызы белән генә тора. Дусяның ире фронтта һәлак булган. Карчык шулай чәй эчеп утырган чагында, яңа агрономга Дусяның булачак кияве – Николай Николаевич турында сөйли. Укучы, бәлки, агроном белән яшь тол хатын Дуся бер-берсен яратышырлар, дип тә уйлый башлый. Ләкин алай булмый. Агроном Марьяна исемле кыз белән таныша һәм алар арасында саф мәхәббәт туа. Бу ике яшь йөрәк арасында дөрләп кабынган мәхәббәт Дусяга да дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә. Ул үзенең булачак киявенең тәкъдимен кире кага. «Юк, Николай Николаевич, кирәкми. Безнең арабызда чын мәхәббәт юк», – ди.

      Көлемсәргә бигрәк тә хикәянең соңгы өлеше ошады. Ул шул урынын кат-кат укыды: «Юк, Николай Николаевич, кирәкми. Безнең арабызда чын мәхәббәт юк».

      Көлемсәрнең уйлары еракларга,

Скачать книгу