Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 9

Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов

Скачать книгу

Түбәнге складның менә бу өлешендә, – дип, ул картага төртеп күрсәтте һәм баш бармагының тупас тырнагы белән Кама буендагы ачыклыкның шактый өлешенә тирән сызык сызып куйды: – саллар салу турында уйламагыз да. Бу урында фанерга дигән каен штабельләнәчәк. Менә бу өлешен протез юкәләре һәм башка төрле спецсортлар алачак. Ә менә монда тара заводыннан чыккан продукция өеләчәк. Алар мөмкин кадәр суга якынрак булырга тиешләр.

      Сәйфиев тырнагы белән ике-өч гектарга якын җирне бүлеп алса да, аның сүзендә хаклык барлыкны сизенепме, каршы килүче булмады.

      – Ул гына да түгел, – диде ул, кызып. – Быел Түбәнге складка өстәмә тар тимер юл кольцосы салыначак. Тагын бер эстакада өстәләчәк. Алар да шактый гына урын алырлар. Шулай итеп, безгә Сөлекле елгасының сул як үзәнлеге генә кала…

      Кабинетны тирән тынлык басты. Бары тик директор гына креслосын шыгырдатып, селкенгәләп куйды. Аның нәрсәдәндер канәгатьләнеп җитмәве йөзенә бәреп чыккан иде.

      – Йә, иптәшләр, ник тындыгыз? – диде ул. – Бу бит – ифрат әһәмиятле мәсьәлә. Филиппыч, сез ничек уйлыйсыз?..

      Мич буенда бер ялгызы утырган сал агызу мастеры Лапитов директорның шулай аңа мөрәҗәгать итүеннән югалып калгандай булды. Ул әлегә кадәр бер сүз дә дәшми утыра иде. Филиппыч, кулы белән болыт кебек тузгып торган чем-кара бөдрә чәчен, чәче кебек үк кара сакалын сыйпаштырып алгач, урыныннан күтәрелде.

      – Плотбище мәсьәләсе, – диде Лапитов, тамак кырып алганнан соң, – әлбәттә, җитди мәсьәлә. Инженер дөрес әйтә. Саллар, – мастер директор ягына борылды, – әлбәттә, безнең Түбәнге складка сыеп бетмәячәкләр. Моны алдан ук хәл итеп куярга кирәк дип әйтмәкче идем мин үзем…

      Урынлы әйтә белүе белән танылган карт мастер чыгышын озакка сузмады. Урынына утырды.

      Лапитовлар нәселе – Кама һәм Идел буенда төпләнгән нәсел. Мастерның бабасы гомер буе бурлак лямкасы тарткан, Кама-Идел ярларын буйдан-буйга уннарча тапкыр җәяүләп үткән. Актык чиктә, күкрәк сөякләре кысылып, кан косып, сулыш ала алмыйча, яр буенда егылып калган. Әтисе дә гомерен су өстендә үткәргән. Филиппыч үзе дә унике-унөч яшеннән бирле үк яр куеныннан чыкмаган. Кышларын сал бәйләгән, җәй көннәрендә сал белән Әстерханга кадәр агып төшкән. Хәзер аның улы да сал агыза. Әле моннан дүрт-биш кенә ел элек улына, диңгез салларын йөртү өчен, махсус җайланма уйлап тапканы өчен, орден биргәннәр иде.

      Кабинетта яңадан тынлык урнашты. Бераздан, бу тынлыкны бозып, урындык шыгырдап куйды. Барысы да тавыш килгән якка борылдылар. Технорук Виктор Ильич Коробов урыныннан торды.

      – Мөмкинме? – диде ул, директорга карап.

      – Рәхим итегез!

      Технорук эчке ресурслардан дөрес файдалану, эшчеләрнең активлыгын тагын да арттыру турында сөйләп китте.

      – Нәрсә әйтергә телисез сез? – диде баш инженер, аның сүзен бүлеп. – Конкретрак сөйләшче, пожалуйста!

      – Минем әйтәсе килгән сүзем шул, Ногман Нуруллович, сез кеше сүзен бүлдермәгез. Сез сөйләгәндә,

Скачать книгу