Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 4

Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов

Скачать книгу

исемен игълан итте. Халык кул чабарга кереште. Көлемсәр сәхнәгә чыкты. Кул чабулар тагын да көчәйде. Ул, сәхнә уртасында торган артлы урындык янына җиткәч, тыйнак кына баш иде. Аның озын авыр толымнары күкрәгенә шуып төштеләр. Көлемсәр аларны кул аркасы белән генә җилкәсенә этәреп куйды.

      Иптәшләренең шат, көләч йөзләрен күрү Көлемсәрне дәртләндереп җибәрде. Балкып торган сәхнәдә аның ак челтәр якасыннан кояшта тигез булып янган яңакларына ниндидер тонык нур сирпелгән. Ул Көлемсәрнең йөзен тагын да ачыграк итеп, матуррак итеп күрсәтә иде. Бөдрәләнеп торган чәч бөртекләре арасыннан, тамып төшәргә торган чык тамчыларына охшап, кечкенә генә алкалары җемелдиләр…

      Шул арада гармунчы Тәмир Солтанов та урындыкка чыгып утырды.

      Киң җилкәле, тәбәнәгрәк буйлы, түгәрәк йөзле бу егетне леспромхозда бер генә дә белмәгән кеше юк. Тугыз-ун яшеннән әти-әнисез калып ятим үскәнлектән, аңа, укуын ташлап, урманга эшкә йөрергә туры килде. Шул елларда ук инде ул, кучер булып, кул арасына керә башлады. Леспромхоз директоры Бәдри аны беренче тапкыр төнлә белән урманнан кайтып килгәндә очраткан иде. «Ничек соң, егет, – диде ул, зурлар кебек арбадан аякларын салындырып утырган Тәмиргә. – Төнлә белән йөрергә шүрәлеләрдән курыкмыйсыңмы?» Тәмир исә эре генә: «Шүрәлеләр белән бала-чаганы гына куркыталар», – дип җавап кайтарды. Бәдри чын күңелдән рәхәтләнеп көлгән иде. Шуннан бирле директор аны үз малае кебек ярата башлады, аның турында һаман кайгыртты. Ул аны укытырга да теләгән иде, тик Тәмир аяк терәп каршы торды. «Бераз эшлим әле…» – диде. Хәзер Тәмир үзе дә кеше ярдәменә мохтаҗ түгел инде, тәмам егет булды. Алдынгы эшчеләрдән санала. Рәсеме Почёт тактасыннан төшми, узган сезонда комсомолга керде…

      …Көлемсәр, Тәмирнең чын гармунчылар кебек тырыша-тырыша тезенә чуар корама ябуын күреп, көлеп җибәрә язды. Әллә зурлар белән бик иртә аралашудан инде, Тәмир вакыты-вакыты белән үзен бераз эрерәк тотарга ярата иде.

      Конферансье Көлемсәр башкарачак номерны игълан итте:

      – Татар халык көе «Кара урман»…

      Аның соңгы сүзләре көчле кул чабулар эчендә күмелеп калды. Бераздан шау-шу басыла төште. Шулвакыт арткы рәтләрдә хәрәкәт башланды, эскәмияләр шыгырдап куйды. Көлемсәр артта басып торучылар арасыннан Бәдри аганың таныш түгел бер егет белән, иелә-иелә халыкны ерып, әкрен генә алга таба үтүен күрде. Бәдри аганың концертка килүе Көлемсәрнең күңелен тагын да күтәреп җибәрде.

      Алдагы рәтләрдә утырган егетләр аларга урын бирде. Бәдри ага, кояшта уңган кепкасын салып, сирпәйгән чәчләрен рәтләде дә Көлемсәргә карап елмайды һәм, күз кыскан сыман, ияк кагып куйды: хәзер инде, янәсе, башласаң да ярый.

      «Шушы егет турында әйткәннәр икән», – дип уйлады Көлемсәр. Әле концерт башланыр алдыннан гына, автокран белән вагоннарга агач төяп торучы Люба Синицина, сәхнә артына йөгереп кереп: «Кызлар! Менә дигән чибәр егет килде. Концерттан соң, чур, беренче булып аның белән үзем танцевать итәм», – дип сикеренгәләп куйган иде.

      Тәмир сыздырып уйнап җибәрүгә, зал тынып калды. Урамда буш прицебын шалтыратып узып киткән машинага

Скачать книгу