Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 3

Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов

Скачать книгу

кирәк. Кыскасы, безнең урман промышленносте киң тармаклы, зур хуҗалык, дим. Әгәр дә инде, мин әйтәм, начальник-фәлән булырга телисең икән, рәхим ит. Берничә айга курска барып кайт та бетте китте… Шулай тату гына сөйләшеп, шушы тирәләргә җиткән идек инде, әй. – Директор куе нарат урманын кисеп туп-туры леспромхоз посёлогына таба сузылган таш юлга ишарә ясады. – Минем, Бәдри ага, ди бу, планнарым икенче төрлерәк иде шул, ди. Дөресен әйтәм, ди, күңелем ниндидер зуррак, әһәмиятлерәк эш тели, ди… Менә сөйләшеп кара син аның белән! Юк, юк!.. Мин аның башка җиргә китүенә үпкәләмәгән дә булыр идем. Мәкаль дә бит, кеше акылын ишет, үз акылың белән эш ит, ди. Тик безнең эшне аның шулай юкка чыгаруына, шулай, үзе әйтмешли, «ниндидер әһәмияткә ия булмаган эш» итеп санавына, әлбәттә, түзә алмадым. Ничек инде ул алай, мин әйтәм, кем, энекәш, дим?

      Кем бакчасына таш атылганын Зариф шундук шәйләп алды. Чынлап та, ул чакны, үзе дә сизмәстән, кеше хәтерен калдырырлык сүз ычкындырып ташлаган иде шул. Аның бая директор искә алган сүзләре карт урманчыга шулкадәр нык тәэсир иткән иде, аны тәмам чыгырыннан чыгарган иде. Зариф ялгышканын үзе дә сизеп алган иде, ләкин соң иде. Хәтерендә: Бәдри ага үзеннән дә битәр урман өчен рәнҗеп яңа бишьеллык планнарның урман промышленносте алдында гаять зур һәм әһәмиятле бурычлар куюы турында, халык хуҗалыгы өчен агачның ташкүмер, нефть, металл кебек үк кирәклеге хакында кызып-кызып сөйләп киткән иде.

      Әле хәзер дә шул вакыттагы сүзен дәвам иткән төсле «теге егет»не шелтәли иде директор:

      – Әгәр ул егет тирә-ягына бераз гына күз салса да, андый сүзләрне сөйләмәгән булыр иде. Йә, әйтегез әле, безнең урман продукциясеннән тыш нинди генә промышленность эшли ала?.. Җавап бер: бер генә төрле промышленность та эшли алмас иде. Безнең урман поездларны чаптыра, пароходларны йөздерә, самолётларны очырта. Җир астыннан ташкүмер, рудалар чыгара; иң югары маркалы корычлар коя… Озын сүзнең кыскасы шул: колхозның иң гади арбасыннан алып могҗизалы моңнар чыгаручы музыка кораллары патшасы скрипкага кадәр агачтан эшләнгән…

      – Сез, чынлап та, урман патриоты икәнсез, – диде Нияз, директорның сүзен бүлеп.

      – Ә ник?..

      – Урманны шулкадәр яратуыгызга күрә әйтәм…

      – Урманны яратмаска мөмкинме соң?! Борын-борын заманнардан бирле ул кешене туйдырган, һәртөрле куркыныч хәлләрдән саклаган. Урман – дәва ул, сәламәтлек чыганагы. Күкрәгеңне тутырып сула әле бер урман һавасын. Ипигә ягып ашарлык бит, билләһи. Бөек рус галиме Менделеев әйткән: урман утырту – илеңне дошманнан саклау шикелле үк изге эш, кешеләрнең урманга карата булган мөнәсәбәте буенча илнең культура дәрәҗәсен билгелиләр, дигән. Менә нәрсә ул урман!..

      Директор бу сүзләрне шундый ягымлылык, шундый хис белән әйтте ки, кызлар да, Зариф та, Нияз да тын гына тыңлап барган җирләреннән каршыда калын стена булып калыккан урманга күтәрелеп карарга мәҗбүр булдылар. Шунда кызларның бер чаярагы, әллә «теге егет»нең Зариф икәнлеген сизенеп, әллә болай гына кызыксынып:

      – Бәдри абый, сез әйткән

Скачать книгу