Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 6
Сукмак тайгак ылыслар белән капланган. Бары ара-тирә генә, юл аркылы боргаланып яткан еланнарны хәтерләтеп, шәрәләнгән тамырлар күренгәлиләр.
Директор алдан бара. Ул калкурак буйлы, таза гәүдәле, ярым хәрби киемнән. Үзен үзе тотышы, солдатларча нык һәм тигез атлавы аның армиядә хезмәт иткәнлеген сиздереп тора иде.
Алар урманның иң куе җиренә барып керделәр. Югарыда, агач башларын дулкынландырып, көчле җил исеп куйды. Андый чакта үзеңнән-үзең каерылып өскә, шау-шу килгән якка карыйсың. Анда ниндидер көч үзенең күзгә күренмәс мәһабәт кулы белән агач башларын сыйпап үтә кебек. Төз агачлар шаулап әле бер якка авышалар да, кабаттан тураеп, икенче якка иеләләр.
Бу шаулау вакыты-вакыты белән якынлашып килүче диңгез штормына охшап куя, ә кайчакта авыз эченнән генә җырланган ниндидер моңлы, сүзсез җырны хәтерләтә.
Урман шаулый…
Урман шаулавыннан ук елның нинди вакыты икәнлеген ялгышмыйча белергә була. Бу инде язгы урманның күңелле, шат һәм дәртле шаулавы да, шулай ук җирнең сулыш алуын хәтерләткән куе, тоташ җәйге урман сөйләшүе дә түгел. Бу – буранлы салкын кышның якынлашып килүен сиздереп торучы көзге урман гүелдәве иде.
Нияз, шактый вакыт сөйләшмичә баргач, сүз башлады:
– Колак салыгыз әле, Бәдри ага, урман шаулый… Ишетәсезме?
Бәдри ага җавап кайтармады, бары тик елмаеп куйды һәм, «Шулаймыни?» дигән кебек, тавыш килгән якны эзләгән булып, тирә-якка каранып алды.
Нинди генә агачлар юк биредә! Менә Кырым тополенә охшаган куе һәм вак ботаклы карагай агачлары. Шунда ук үзләренең ныклыгы һәм озак яшәүләре белән дан тоткан мәһабәт имәннәр, эре яфраклы өрәңгеләр. Бераз читтәрәк күктә йөзгән ак болытларга таба ашкынып үскән зифа буйлы, алтын кәүсәле наратлар тезелеп киткән.
Урманның бу җирләренә кояш нурлары да бик сирәк үтеп керәләр. Монда һава дымлы, тирә-яктан урманның хуш исе аңкый…
Урман эченнән аермачык булып шау-шу ишетелә башлады.
– Эһе! Ишетәсезме?.. Якынлашабыз. – Бәдри ага кулы белән алга таба күрсәтте: – Анда безнең беренче поток шаулый.
Бераздан алар мәш килеп торган зур аланлыкка килеп чыктылар.
– Менә ул данлыклы беренче поток. Кара син аны! Бу поток, әй, тугыз ай буена инде леспромхозның күчмә Кызыл байрагын үзендә саклый.
Директорның йөзендә канәгатьләнү тойгысы балкый иде. Ул изүләрен чишеп җибәрде һәм, эшнең барышын яхшырак күрергә теләп, ахрысы, тип-тигез итеп киселгән түгәрәк өстәл хәтле зур нарат төбенә менеп басты. Аның тәҗрибәле күзләре гигант цехның – лесосеканың – ничек эшләвен, нинди ритм белән тибүен шунда ук билгеләделәр:
– Молодцы, әй!..
Чыннан да, күңелне алгысытып куярлык күренеш иде бу. Аланлык хәлиткеч бәрелеш барган сугыш кырыен хәтерләтә иде. Һавадан очып килүче снаряд, мина шартлагандагы кебек тавышлар чыгарып, электр пычкылары чыжылдый. Шунда ук бомба гөрселдәвен хәтерләтеп, бер-бер артлы агачлар ава. Берничә урында,