Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов страница 2

Көзге йолдызлар астында - Махмут Хасанов

Скачать книгу

җиттеме, шул шкиперлар белән талашудан бушап булмый, билләһи! Шуны әйтәм әле: телеграмма артыннан телеграмма яудырып, ялынып-ялварып баржа аласың, анда да әле эшләп кинәндерәселәр түгел. Яртылаш төягән килеш таярга чамалыйлар, хәерсезләр. Сай, баржаны утырту куркынычы бар, имеш… – Бәдри ага, шкипер белән әйтешүен дәвам иткәндәй, тавышын күтәрә төшеп өстәп куйды: – Йоклама, күзеңне ачыбрак карап бар, берни дә булмас…

      – Ничек, җайладыгызмы соң? – диде Зариф.

      – Рәтләнде әнә… – Ул зур баржа ягына күрсәтте. Анда бер-берсенә ялганган транспортёрлар буенча штабельләр яныннан баржага таба фанерга дигән юан авыр каен чүрәкләре агыла иде. Директор сүзен дәвам итеп өстәп куйды:

      – Үзем төшеп яхшы иткәнмен әле. Менә иптәшне дә очраттым…

      Директор әледән-әле леспромхоз ягыннан килә торган юлга караштырып алгалый иде.

      – Конторага шалтыраткан идем, машина каядыр чыгып киткән, кайту белән җибәрергә куштым. Хәзер килеп тә җитәр инде…

      Кунак егете текә ярларга, төз наратларга күз йөртеп алды да:

      – Еракмы соң? – дип сорап куйды. Леспромхоз посёлогының күп булса өч-дүрт чакрым чамасы ераклыкта икәнен белгәч:

      – Бәлки, урман эчләтеп кенә атлый торырбыз, – дигән тәкъдим кертте. – Әйберләр дә авыр түгел, урманыгыз да бик матур күренә.

      – Әһә, урман дисең, алайса! – Директор кулларын угалап куйды. – Урман диген, әй! Менә монысы миңа ошый, ичмаса. Дөрес, кем, Нияз энем! Урманны сөяргә, яратырга кирәк…

      Алар басып торган баскычтан күтәрелеп килүче бер төркем кызлар күренде. Кызлар, килеп җитәрәк үзләренә таныш булмаган егетне күреп, адымнарын әкренәйттеләр дә бер-берсенә сораулы караш ташладылар. Кызларга хас шуклык белән кычкырып исәнләшкәннән соң, араларыннан берсе, Бәдри аганың бернинди улы юклыгын белсә дә:

      – Нәрсә, иптәш директор, әллә улыгыз кайттымы? – дип шаяртып сорап куйды.

      – Шулай шул, кызлар! Улым кайтты. – Директор хәйләкәр генә күз кысып алды да сүзен дәвам итте. – Кече улым. Моннан ике ел элек олы улым «кайткан» иде. Әйеме, Зариф?!

      Алар, кызларга ияреп, такта басма буйлап югарыга таба күтәрелә башладылар. Менүчеләрне озаткандай, басмалар күңелле генә шыгырдап калалар иде.

      Бераз менгәч:

      – Ничек, кызлар, концертка барасызмы? – дип сорады директор. Аннары кунак егетенә таба борылды. – Менә, Нияз, таныша тор. Безнең леспромхоз кызлары. Кара син аларны!.. Бездәге кебек кызларны җылап эзләсәң дә табалмассың…

      Кызларның берсе сүз кыстырып куйды:

      – Көндез шәм яндырып эзләсәң дә диң, Бәдри абый.

      Бар да шаулашып көлешеп алдылар.

      Нияз бәйрәмчә киенгән кызларга карап алды. Алар, каш астыннан гына өздереп карап, «чибәр егет икәнсең» дигән сыман, хәйләкәр генә елмаялар иде.

      Бәдри ага һаман кулларын селти-селти сөйләнә бирде:

      – Кунакларны каршы алу, озатуга караганда, күңеллерәк нәрсә,

Скачать книгу