Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 11

Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури

Скачать книгу

кайберсе икмәк, кайберәүләр май яки ит китерергә вәгъдә итәләр. Аның сөйләгән әкиятләре чиксез куркыныч була. Һичбер әкиятенә пәри, җен катышмый калмый. Ул бу пәри яки җеннәрне үз күзе белән күргән итеп тә сөйли. Ул әкият сөйләгәндә, без куркуыбыздан бер-беребезгә сырлыгабыз. Аның сөйләгән әкиятләренең кайберләре бик озын булып, бер кичтә генә бетмиләр, алдагы кичкә дә калалар. Менә шушы Мифтах бабай «кырык беренче» турында да әллә нәрсәләр сөйләп бетә иде.

      «Имеш, шулай, – ди, – бер елны… авылының мәдрәсәсендә яткан чагымда, «кырык беренче» булган бер шәкерт көннән-көн симерә, – ди. – Мин аны күзәтә башладым, – ди. – Бер төнне шулай, бөтен шәкертләр йоклап беткәннән соң, йоклаган кеше булып карап ятам. Менә бервакыт теге «кырык беренче» торып йөри башлады. Күзләре ут кебек яна. Иң элек базга төшеп китте. Анда нәрсәләрдер ашап чыкты да, йоклап яткан бер шәкертнең янына килеп, җилкәсеннән аның канын имәргә кереште. Үзе телен ярты аршын кадәре чыгарган да, мышнап-мышнап, теге шәкертнең канын имә… Каны имелгән шәкерт саташа, ыңгыраша.

      Мин чыдый алмадым, яныма алып яткан таягымны алдым да шуның белән теге «кырык беренче» нең җилкә тамырына берне кундырдым. Малай, нишләргә белми, артына әйләнеп төште. Мин бу үлгәндер инде дип уйлап өлгермәдем, ул сикереп торды да миңа килеп ябышмакчы булды… Мин, төрле догалар укынып, тагын берне төшердем. Шуннан соң «кырык беренче» йөгереп чыкты да китте. Шул китүеннән безнең мәдрәсәгә кире кайтып кермәде. Менә шуннан соң гына тынычлап калдылар, ди.

      Мин шулай, бердән, чит авыл мәдрәсәсенә баруымны, икенчедән, анда баргач, «кырык беренче» булудан куркуны уйлап бара торгач, Үтәш авылына барып та җиттек.

      Чит авылда мәдрәсәдә

      Без Үтәш мәдрәсәсенең ишегалдына кереп, атны туктатып та өлгермәдек, безне эреле-ваклы берничә дистә шәкертләр әйләндереп алдылар. Минем күз алдыма тагын да теге «кырык беренче» булу мәсьәләсе килеп басты. Мин үземнең «пәри баласы» түгел икәнемне бик ачык белсәм дә, шәкертләр шулай дип әйтер кебек булды.

      Без инде кая керергә белми торганда, бер чалмалы кеше (хәлфә була), безне күреп, мәдрәсәгә кереп торырга кушты. Тиздән хәзрәтнең киләчәген һәм миңа кайсы тәрәзә янына урын билгеләүне хәзрәт күрсәтәчәген әйтте.

      Озак та үтмәде, хәзрәт, икенде намазына барышлый мәдрәсәгә кереп, безнең ишек төбендә торуыбызны күргәч:

      – Ә, син килдеңмени? Ярый, – дип, югары узды һәм, безне үзенең янына чакырып: – Менә бу шәкертләр белән бергә торырсың… – дип, яшькә үземнән зуррак булган берничә шәкертне күрсәтте һәм, аларга карап: – Бу яңа шәкертне үзегез белән бер җиргә урындаш алыгыз. Мәдрәсәнең низамнарына[31] төшендерегез. Читкә какмагыз, – дип, аларга тәнбиһ[32] ясады.

      Абзый хәзрәткә махсус алып килгән сәдаканы биреп, дога кылганнан соң, хәзрәт:

      – Иртәгә сабакка төшәрсең, – дип, мәдрәсәдән чыгып китте. Мин үзем белән алып килгән нәрсәләремне хәзрәт күрсәткән урынга куйдым. Миңа иптәш, ягъни

Скачать книгу


<p>31</p>

Низамнарына – тәртипләренә.

<p>32</p>

Тәнбиһ – кисәтү.