Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 9

Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури

Скачать книгу

малайлар минем белән якын дус булып тору юлларын эзли башладылар. Мин үзем «хәлфә» була торып, Бикмөхәммәт, Закир дигән малайларның бәләкәй чанага очланып, мине урам буйлап йөртүләрен (кататсә иттерүләрен) әле дә булса уйлап көләм. Алар аталары Фәйзи бабай белән Гариф агай кунакка чакырганда да, мине шулай бәләкәй чана белән килеп алалар һәм соңра китереп ташлыйлар иде. Мин инде унике яшьләремдә генә булгач, ничек иттереп аларның түр башларында оялмый кунак булып утырганмындыр, кунак булу формаларын ничек килештергәнмендер… Шуларны уйласам, хәзер үзем дә кызарып китәм. Ләкин кунак булып беткәннән соң, аларның аталары миңа ике яки өч тиен сәдака биргәндә, мин бик оялып, башымны түбән басып утыруым хәтеремдә.

      Ләкин минем авылда «хәлфә» булып «сый-хөрмәт» күреп торуым бик күпкә сузылмады: унөч яшемдә, үзебезнең авыл мәктәбен минем өчен бәләкәй күреп, мине күрше авылга, шул тирәдә данлыклы булган Үтәш авылы мәдрәсәсенә җибәрү турында киңәш итә башладылар. Бу киңәш, бара торгач, чынга әйләнде.

      93 нче елның көзендә, чана юлы төшкәч, әти мин барачак мәдрәсәнең мөдәррисе, гади мулла гына түгел, Хатыйп хәзрәтне үзебезгә кунакка чакырды. Әти, хәзрәт белән бераз сөйләшеп утырганнан соң, мине үзләре янына чакырды һәм хәзрәт белән күрештерде. Аның белән генә калмый, үзләре янына чәй эчәргә утырырга кушты. Мин бик куркынып һәм оялып самавыр артынарак барып утырдым.

      Хатыйп хәзрәт иң зур гәүдәле кешеләрнең берсе һәм карап торуга мәһабәт иде. Мин, аны күргәч, башта калтырандым. Тик бераздан соң гына бу калтыравым басылды. Мин кереп утыргач, аз гына тору белән, әти минем хакта сүз башлады:

      – Менә Мәҗит дигән углым шушы инде.

      – Бик яхшы, бик яхшы, һәйбәт бала күренә. Алла гыйльме нафегъ[27] бирсен, – диде хәзрәт.

      – Хәзрәт, менә бу баламны сезнең тәрбиягезгә тапшырам. Үтәш авылында Хатыйп хәзрәт мәдрәсәсендә Мәҗит хәлфә дигән хәлфә бар дигәнче укысын иде. – Әтинең бу сүзләрен ишеткәч, башымны түбән бастым.

      Хәзрәт, үзенең мәһабәтлеген бер дә югалтмый дога кылганнан соң:

      – Мулла Нури, безгә ышанып балаңны тапшыруыңа рәхмәт. Бездән – укыту, тәрбия бирү. Тәүфикъ, һидаять[28] бирү – Алладан. Баланың файдалы гыйлем алып чыгуына дога кылыйк, – дип, тагын бер мәртәбә дога кылды.

      Мин үземне хәзер бу хәзрәткә бөтенләй буйсынган кебек хис иттем, күңелем йомшап, күземнән яшь килде.

      Хәзрәтне шулай кунак иткәннән соң, мине шушы көннәрдә үк мәдрәсәгә җибәрергә вәгъдә биреп, әти хәзрәтне озатты.

      Хәзрәт киткәннән соң, әти белән әни, мине үзләре янына чәй эчәргә утыртып, бик зур эш башкарылган төсле, мине вәгазьләп алдылар. «Укып кеше булырсың. Тырышып укы! Хәзрәтнең фатихасын алырга тырыш!..» – дип, миңа карата бик күп сүзләр сөйләделәр. Мин, әлбәттә, аларның һәрбер сүзенә җавап уларак, иягемне кагып, «ярар» дигән җавапны аңлатып утырдым.

      Хатыйп хәзрәт шулай безгә килеп киткәннән соң,

Скачать книгу


<p>27</p>

Гыйльме нафегъ – файдалы белем.

<p>28</p>

Тәүфикъ, һидаять – уңыш, изге юл күрсәтү.