Сайланма әсәрләр / Избранное. Мажит Гафури

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури страница 10

Сайланма әсәрләр / Избранное - Мажит Гафури

Скачать книгу

әти мине үзенең янына утыртты. Башка кешеләр дә сәкегә рәттән утырганнан соң, минем бәхетле булуымны теләп, бик озак дога кылдылар… Шулай дога кылып утырган чакта ук әни пыш-пыш елый башлады. Аның елаганын күреп, минем дә күңелем тулды. Үземнең ихтыярымнан башка, күзләремнән яшь чыкты. Бирешмәскә тырышып, иреннәремне кыссам да, көчем җитмәде, иреннәрем калтыранды. Ниһаять, әти:

      – Хуш бул, балам. Тырышып укы. Атна саен кунакка кайтырсың. Синең хәлфә булганыңны күреп үлсәм иде, – диде.

      Әтинең шул сүзләреннән соң һәммәсе дә, урыннарыннан торып, минем белән күрештеләр. Кайберәүләре аркамнан сөйделәр. Шулай итеп, мине чанага чыгарып утырттылар.

      Минем китүемне белгән күрше малайлары да мине озатырга килгәннәр иде. Мин ни өчендер алар белән исәнләшә алмадым. Үземнең елавымнан куркып, аларга туры караудан да сакландым.

      Күптән бирле җигүле торган ат, без чанага утырып дилбегәсен кагу белән, капкадан чыгып та китте. Тик озатучыларның «Хуш бул!..» дигән сүзләре генә колагым төбендә яңгырап киткән кебек булды…

      Безнең авыл белән Үтәш авылының арасы бик якын булуына һәм әтинең «Атна саен кунакка кайтырсың…» дип әйтүенә карамастан, никтер мин үземне моннан соң үзебезнең авылга, туган өйгә мәңге кайтмаска киткән кебек хис иттем. Күңелем йомшап, абзыйга белдермәскә тырышып кына елап алдым. Абзый, әлбәттә, минем елаганны сизгән булса кирәк, ул, мине юатыр өчен: «Бер атнадан үзем барып алырмын. Менә бит син нинди зур мәдрәсәгә укырга барасың. Анда уку бик күңелле. Мин шулай укый алмый калдым бит», – дип сөйләргә кереште. Аның сүзләре, әлбәттә, мине чынлап юата алмадылар. Тик мин, бара торгач кына, табигый бер хәлгә төшеп, алдагы тормышым турында уйлый башладым.

      Иң элек минем күз алдыма, бик куркыныч булып, «кырык беренче» булмасам ярар иде дигән уй килеп басты.

      Көз көнендә мәктәпкә, бигрәк тә зуррак мәдрәсәләргә килгән шәкертләрнең исемнәрен казый (мәдрәсәнең мөдире) яки мулла бер дәфтәргә аларның килү тәртипләре белән яза бара. Шәкертләр башлап килгәндә, бу эшнең һичбер куркынычы юк. Әмма инде кырыкка таба бара башласа, куркыныч була башлый. Мәсәлән, бүген килгән Гайнетдин дигән шәкерт дәфтәргә кырыгынчы булып керә. Шул сәгать белән шәкертләр, моннан соң киләчәк шәкертнең «кырык беренче» икәнен белеп, аны көтәргә керешәләр. Чөнки ул шәкерт бер дә шиксез «пәри-җен баласы» булачак. Әллә ничә дистәләгән, бәлки йөзләгән шәкертләр арасында бу исемне күтәрүнең авыр, хәтта чыдый алмаслык бер хәл икәнен һәркем белә иде.

      Менә бервакыт капкадан янына бер малай утырткан берәү килеп керә. Шәкертләр, шуны күрү белән: «Кырык беренче килде!..» – дип, бер-берсенә хәбәр биреп өлгерәләр. Шунда ук тәрәзәгә ябырылалар. Бик күбесе, чыгып, чана тирәсен сырып алалар.

      Мәсьәләнең төбен бер дә аңламаган теге кеше һәм аның баласы боларның үзләрен сырып алуларына аптырап китәләр. Хәтта шәкертләр арасыннан кайберәүләре: «Кырык беренче килде, кырык беренче!..» – дип кычкыралар.

      Бала

Скачать книгу