Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров страница 7
Стаканыңны ат итеп, бутылкаңны җигәрсең…
Чынлап та, сукасын, сабанын, әвенен, хатын, бала-чагасын онытып эчеп утырган бер сала мужигына, шулай итеп, каладан китәргә киңәш бирмичә, ни дип әйтергә кирәк?!
Эчә дустлар, чәкәшеп, күзне күзгә текәшеп; эчкән була карчык та – үзе беткән бетәшеп… Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та, бик нык суга гөнаһы юк бутылкага, диеп аңар: «Эчеңдәге суың чыгар, аның белән безне җылыт, безне сугар; эчтән безгә бишмәт киерт, чикмән киерт, көчле хәмер! Синең кулда зур ихтыяр»…
Кулда – бильярд, карталары, эчеп сыра, тарта бары: бетерү җиңел ата малы…
Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда, бер дә алданма: «Оялгандыр», – димә яңлыш, «Җибәргәндер», – дисәң – әүля!31
7. «Шайтан аздырган», имеш! «Юлдан яздырган», имеш! Кире татар, иң элек вөҗданың берлән килеш!.. Сезгә һәм безгә ни җитмәгән?.. «Әгузе» дип кенә төшмәс, муенга шайтан атланган…
Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк; ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә – мунча, җанга – юк?!
Без ул милләткә… үз сурәтен үзенә күрсәтик… Көзге каршысына китерик… Милләт күрсен… Үз рухының матур ягын вә идеалының изге икәнен халык көзгесеннән үз күзенә күрсәткән чакта күңеле тулмаган кеше таш йөрәкле булырга тиештер… Ләкин авызы кыйшык кешенең авызын туры күрсәтмәгән өчен көзгене атып бәрмәсен…
Җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләр, сезгә мең ләгънәт! Яшә, тугъры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт!.. Безнең бәйрәм итәргә хакымыз юк.
1. Безләрне туры юлга күндергән Коръән икәндер… Аңлангачтын Коръәндәге бик күп серләр, үз-үзендән агаралар дини керләр…
Ислам бит хак дин, ә хаклык, һичшиксез, гел өстен булыр.
2. Исламның миллиятне сакларга кушуы табигый… Билгеле ки, дин кешеләрдән аерым түгел…
Кешеләр белән бергә диннәр дә изелделәр; мөселманнар – исламны, христианнар Гайсә динен ташлады.
3. Наданлык таптамасын – яньчелербез, каләмгә каршы бармыйк – чәнчелербез. Каләм – хөкем йөртүче Җир йөзендә, аның белән ант ителгән «Нүн» сүрәсендә… Ушбу Җир булды бөтен мәсҗедләрнең дә мәсҗеде…
Болар бит исламга терәк, безгә боларга таянырга кирәк… Көчсезләргә иптәш, көчлеләргә җитәкче, болар – бөтен ислам инануларын ачыктан-ачык күрсәтүче…
Каләм – бөек, каләм – дәрәҗәле; Ходайның телендә ант урынында ул. Каләм – данлы, каләм – шанлы; каләм ул – чиргә дәва, кайгыны юар сабындыр…
Исламның миллиятне сакларга кушуы табигый улдыгы кеби, кызганырга лаек инсаннарны да ифрат дәрәҗәдә кызганырга кушуы да табигыйдер…
Дин димәк – бетмәс-төкәнмәс бер хәзинә ул.
4. Шәригатемез – Коръәне хәдистер, Коръәне хәдис тә кыямәт барачак, анда бер дә шик-шөбһә юктыр…
Без, «Хатәмен-нәбиин» аятенә иман иткән мөселманнар, һичбер вакыт Печән базарыннан пәйгамбәр вә мәзһәб башлыгы эзләмәскә тиешлемез…
Нигә
31
Әүля – дөресрәк.