Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи страница 9

Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи

Скачать книгу

гармунда уйнады. Менә шул вакыттан бирле сәхнәдән төшкәнем юк. 1989 елда, Татарстан Республикасы мөстәкыйль дәүләт булсын дип тырышып йөргән вакытта, мин дә Казанда К. Тинчурин исемендәге театр бинасында чыгыш ясадым. Гөлзадә Сафиуллина мине, сәхнәгә чыгарганда, «Себер сандугачы» дип тәкъдим итте. Әлеге чыгыш турында бирегә кайтып сөйләгәч, безнең танылган шагыйребез Якуб ага Зәнкиевкә бу бик ошаган. Менә шуннан бирле миңа бу исем ябышып калды», – ди Сәкинә ханым. «Ирегез Арслангәрәй әфәнде дин юлындагы кеше икән. Сәхнәдә йөрергә ничек рөхсәт бирә соң?» – дип кызыксынам. «Без аның белән аңлашып яшибез. Минем иҗатыма иремнең беркайчан да каршы килгәне булмады. Аның әтисе дә мулла булган. Ул үзе дә яшьтән үк намаз укый. Шәһәрдәге мәчетне торгызуны да башлап йөрүчеләрнең берсе. «Син мине һәрвакыт һәр эшкә рухландырып, ярдәм итеп тордың», – ди. Бергәләп җиде бала үстердек, Аллага шөкер. Һәрберсе белән дә горурлана алабыз. Олы улларыбыз Хәсән белән Хөсәен – игезәкләр, бик матур җырлыйлар, музыкантлар да, спортчылар да, рәссамнар да. Сөяктән сыннар эшлиләр. Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары. Өченче улыбыз Айвар, әтисе кебек, дин юлында. Биш вакыт намазын калдырмый. Айдар, Вилзур, Султан, кызыбыз Ләйлә белән бергәләп гаилә ансамблендә иҗат итәбез. Ансамбльне оештыргач, «Бәхет ачкычы» дигән исем биргән идек, сеңелләре тугач, абыйлары аның исеме белән «Ләйлә» дип атыйсылары килде. «Бик яшь күренәсез», – дигәч, Сәкинә ханым рәхәтләнеп көлде. «Рәхмәт инде, яшәрткәнегез өчен. Мин әниемә охшаганмындыр инде. Әниемә 91 яшь. Сау-сәламәт. Кичә генә юындырдым, башында бер генә бөртек тә ак чәче юк. Күзе әйбәт күрә, акылы үзендә. Һәрвакыт аның белән киңәшләшеп яшибез», – ди.

      Тубылда мин тагын бер затлы ханым белән таныштым. Ул – шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова. «Владимир Путиннның үзе белән очрашкан кеше ул», – диделәр аның турында. Фәүрия ханым – шәһәрнең почётлы гражданины. Гомерен балалар сәламәтлеген саклауга багышлаган, Россиянең атказанган табибы. Халкыбызның милли тормышын җанландырып яшәтүдә күп эшләр башкара ул.

      Менә шундый милли җанлы шәхесләребезнең тырышлыгы, булдыклылыгы аркасында эшләп килүче «Себер иле»нең бәйрәме Зур драма театрында узды. Залда алма төшәрлек тә урын юк. Татарларны бәйрәм белән котларга шәһәр җитәкчесе дә килгән. Рус милләтеннән булса да, хатыны татар икән. «Хатынымның әнисе яратып карый торган тапшыру ул», – диде хуҗа. Әлбәттә, бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде шәһәр мэры. Тапшыруларның сыйфатын яхшырту максатыннан, яңа аппаратура бүләк итте. Әлеге тантана үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның җыр, биюләре белән бергә үрелеп барды. Ә сәхнәнең күрке Казан кунагы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов булды. Халкыбыз җырлары белән беррәттән, эстрада шлягерларын җырлап, залга төшеп, халыкны биетеп, җырлатып, күңелләрен күрде ул. «Ап-ак киемнән сәхнәгә килеп чыккан җырчыны без фәрештәдәй хис иттек. Аның һәр җыры саен баш иеп, рәхмәт әйтәсе килде», – диде тамашачы.

Скачать книгу