Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи страница 13

Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи

Скачать книгу

икән. Галиулла ТАССР Эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары була, Татарстан хөкүмәтенең беренче төркеменә кертелә. Шәхес культы корбаны. Энесе Сәмигулла хезмәт юлын үз төбәкләрендә гади укытучыдан башлый, төрле сикәлтәле юллар аша үтеп, Татарстанның Госплан комитеты рәисе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Казанның энергетика институты белән җитәкчелек итә. 1968 елда дөнья куя. Татарның менә шундый зыялы уллары ул – бертуган Касыймовлар.

      Нурислам Зәйдулла улы Касыймов Киров педагогика институтын тәмамлаган. Глазовта физика укытучысы булып эшләгән. Штанга күтәрү буенча Удмуртия чемпионы. Сеңлесе Әминә Зәйдулла кызы – нәфис гимнастика буенча СССРның спорт мастеры.

      Хәзерге көндә татар җыр сәнгатендә үз юлын эзләүче җырчыбыз – Финляндиядә яшәүче Җәмилә Низаметдин дә Кистем кызы. Ул җибәргән хатлардан, открыткалар һәм гаилә фоторәсемнәреннән музейда почмак та эшләгәннәр. Җәмиләнең үзе язган шигырьләрен, җырларын да җыялар.

      Татар дөньясына Кистем авылы биргән шәхесләр арасында Франция, Алжирда француз телендә кибернетика һәм информатика укыткан галим Рифкать Касыймов, техник фәннәр кандидаты, Уфа авиация институты доценты Разия Касыймова, Россиянең атказанган геологы Хикмәтулла Арсланов, бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Социалистик Хезмәт Герое Закир Хәсәнов, Кистем авылының шәҗәрәсен төзегән тарихчы Гыйльман Касыймовлар бар. Бүгенге көндә Удмуртиянең урман хуҗалыгы министры Рафис Касыймов, Дәүләт Советындагы 12 татар депутаты арасында ике Касыймов та нәкъ менә Кистем авылыннан. «Казанда сөйли торган «Татар радиосы»ннан яңалыклар җиткерүче Марат Касыйм да безнеке», – диделәр миңа, сөенеп, Кистемдә.

      Бу төбәктә элек-электән динле халык яшәгән. Бүген дә шулай. Авылның имамы – гыйлемле яшь мулла, Татар дәүләт гуманитар институтын һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Илмир хәзрәт Касыймов. Ул саф татар телендә сөйләшә. Илмирны авылда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Аны Бөтендөнья татар конгрессының IV съездына бертавыштан делегат итеп сайлау да нәкъ менә яшь имамның абруе турында сөйли.

      Архив документларыннан күренгәнчә, авылда XIX гасыр башында 3 мәчет була. Беренчесе 1829 елда төзелә. Беренче указлы муллалар Фәхретдин Чәчәков һәм Габделгалим Насыйров 119 малай һәм 80 кызга үз өйләрендә белем бирәләр, дин тарихын, гарәп язуын өйрәтәләр. Аннары, еллар узгач, муллаларның игелекле эшләрен уллары дәвам итә. 1894 елда Кистемдә мәдрәсә ачыла. Шул ук елда авыл мәчетен дә яңарталар. Аны Госман хаҗи төзетә. 1903 елда авылда көчле янгын чыга. Кистемнең өчтән бер өлеше янып бетә. Бу вакытта Госман хаҗи юлда була. Бу коточкыч хәбәрне ишеткәч: «Әгәр дә минем йортым исән калса, авылда яңа мәчет төзетәчәкмен», – дип сүз бирә. Ходай рәхмәте белән, хаҗиның йорты исән кала. Авылда яңа мәчет салу эше 1905 елда тәмамлана. Бу мәчет Кистем авылына бүген дә иман нурын сибеп тора.

      Удмуртия Президенты Александр Волков катнашында узган республика татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәре җыелышында

Скачать книгу