Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи страница 16

Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи

Скачать книгу

түгел, башка татар авылларына барып та тамашачылар алдында чыгыш ясарга өлгерә.

      «Тылсымлы җеп» чигү түгәрәгенең эшләре дә үзләрендә генә түгел, өлкә күләмендә мәгълүм. Биредәге матурлыкка таң калырлык. Стенага эленгән чигү эшләре арасында безнең татар халык әкиятләре геройларын да, милли рухлы әби-бабайларны, затлы чәчәкләрне, җиләк-җимеш сурәтләрен дә күрергә мөмкин. Әлеге түгәрәккә йөрүче оста куллы кызларның эшләре Мәскәүдә узган бәйгедә дә катнашкан.

      Менә инде унберенче мәртәбә, уку елына йомгак ясап, мәктәп күләмендә Сабантуй үткәрәләр икән. Ул нәкъ чын авыл Сабан туе кебек уза. Беренче көнне, Гали буйлап йөреп, балалар бирнә (бүләк) җыялар, икенче көнне мәйданда көч сынашалар, җырлыйлар, бииләр. Көрәш батырына тәкә бирелә.

Йорт саен – бер эшмәкәр

      Авылның байлыгы – гаҗәеп уңган, тырыш, булдыклы халкы. Алар, үзләрен үзләре генә тукландырып калмыйча, Россиянең бик күп төбәкләре өчен азык-төлек, яшелчә, ит ризыклары җитештерә. Үзгәртеп кору җилләре килеп кагылгач, колхоз таралган. Һәм биредә гомер итүче халык, югалып калмыйча, үз-үзен саклап калу өчен, җиң сызганып, төрле тармакта эшкә керешкән. Каралты-кураның төзеклеге, һәр йорт каршында торган үз техникасы (авылда барлыгы меңгә якын җиңел машина исәпләнә) биредә яшәүче татарның тормышы яхшы икәнлеге турында сөйли, ә бу муллыкның нигезен, әлбәттә, халыкның тырышлыгы тәшкил итә.

      Галидә 20 ләп кече эшкуар, 17 фермер хуҗалыгы бар. «Нинди генә эшкә тотынсак та, нәрсә генә үткәрсәк тә, менә шул үзебезнең милли җанлы егетләргә таянабыз», – ди авыл башлыгы Идрис Муллабаев. Ә Галидә, дөрестән дә, таянырлык егетләр байтак икән.

      Шуларның берсе – Халит Йосыпов. Эшкуар. Гер күтәрү буенча спорт остасы. Спортның бу төре буенча менә инде ике дистә елга якын Сабантуй мәйданында аңа тиңнәр юк. Менә шул егет, үзенең йортында спорт залы ачып, авыл яшьләренә спортның бик күп төрләре белән дә бушка шөгыльләнергә мөмкинлек тудырган. «Безгә сау-сәламәт яшьләр тәрбияләргә кирәк. Сәламәт кешедән генә сәламәт балалар туа. Без барыбыз да авылыбызның киләчәге өчен тырышабыз», – ди Халит. Әлеге спорт залында тренер вазифаларын Нәргизә Таштимерова (карате буенча спорт остасы) башкара, хезмәт хакын Халит түли. Нәргизәләр гаиләсе Үзбәкстаннан күченеп кайткан. Анда яшәгәндә, Нәргизә тугыз яшендә спортның бу төре белән ныклап шөгыльләнә башлый. Бик күп ярышларда катнаша. Россия күләмендә узган чемпионатларда гел җиңүләр яулый. Американың Атланта шәһәрендә узган бәйгедә беренчелекне ала. Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаган кызның теләге – милиционер булу.

      Икенче асыл егетебез Арсланов Наилнең үсемлек мае эшләү цехы бар. Ул биш ел элек, Белгородка барып, сыек май ясау серләренә төшенеп кайткан. Менә шул вакыттан бирле Наил үз эше белән шөгыльләнә. Ике ярдәмче тота. Көнбагышны фермерлардан ала. Әзер майны, пластик шешәләргә тутырып, Россиянең төрле төбәкләренә озата. Татарстанның Чирмешән, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт районнары да аның маен теләп алалар. «Бавырсак, чәкчәк пешерергә

Скачать книгу