Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи страница 18

Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи

Скачать книгу

җитештергән ит ризыклары Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларына, Чиләбе, Төмән, Свердловск, Оренбург, Ульяновск, Самара, Саратов өлкәләренә, Ханты-Манси автономияле округына таратыла. Килеп тә алалар, үзләре дә илтеп бирәләр икән. Рамазан аенда эш тагын да арта.

      Казылык, пилмән, фарш, гомумән, ит ризыкларын җитештерү өчен итнең 80 % ы Гали авылының үзендә үстерелә. Халык, малларын симертеп, әлеге цехка тапшыра. Авылдашлар өчен дә уңайлы, читкә терлек илтеп расходланып йөрисе юк. Ә малларны ике тапкыр хаҗга барып кайткан Мәҗит абый чала икән. Бөтенесен бер вакытта түгел, ә исемлек төзеп, ит кирәк вакытта чалына. Күрше татар авылларыннан да ит кабул итәләр, ләкин бер шарт белән – ит тапшырырга килгән кешенең кулында «авылның имамы чалды» дигән мөһерле кәгазь булырга тиеш икән. «Хәләл ризык ашаган кешегә вәгазь керә, намазга баса. Безнең ризыкларны яратып ашыйлар икән, без сөенәбез. Мөселман кардәшләребезгә саваплы ризыклар булсын. Бу эшебез Ходай Тәгаләдән, без бары сәбәпчеләр генә», – ди «Хәләл»нең генераль директоры Расих Мөҗәһит улы Латыйпов.

      Гали – иманлы авыл. Биредә беркайчан да, хәтта Совет чорында да мәчеттә азан тавышы яңгыраудан туктамаган. «Ходай Тәгалә шуңа күрә безне бәла-казалардан саклый, халкыбыз иминлектә яши, бәрәкәте дә бар», – диләр авыл картлары. Авылда өч мәчеттә көненә биш тапкыр азан яңгырый. Мәчетләре дә буш тормый. Биш вакыт намазга да кеше йөри. Гыйбадәт кылучыларның саны елдан-ел арта, исламга яшьләребез тартыла, дип сөенәләр өлкәннәр. Мәчетләрдә яшь имамнар хезмәт итә. Аларга хезмәт хакы да түләнә икән. Моның өчен сәдакага җыелган акча тотыла. Ә имамнар – Гали мәдрәсәсен тәмамлаган яшьләр. Тирә-яктагы татар авыллары мәчетләрендәге имамнарның күбесе әлеге уку йорты шәкертләре икән. Мәдрәсә бүген дә матур гына эшләп килә. Укытучылары Камил хәзрәт – чыгышы белән Украинадан, Киевта мәдрәсәдә укыган. Аңа хезмәт хакын Расих Латыйпов түли. Мәдрәсәдә читтән килеп укучылар өчен яшәр урын да бар.

      2010 елда Гали авылына 300 ел тула. Бәйрәмне Россиянең зур татар авылларыннан кунаклар чакырып, зурлап үткәрергә җыеналар. Бәйрәмдә очрашканга кадәр…

«Татарстан яшьләре», 2009, октябрь

      ТАТАР СОГЫТЫ

      Юлда йөрү, гел хәрәкәттә булу – үзе бер бәхет ул. Дөрес, юлның да төрлесе була. Ә инде яңа танышлар табып, элекке дуслар белән очрашып, кардәшләребезнең яшәеше белән танышып кайту юл газабын оныттыра, матур хатирәләрне генә күңел түренә туплый. Ходай Россия киңлекләрендә җәелеп яткан бик күп татар авылларында булырга насыйп итте. Кая гына килеп чыксам да, халкымның булдыклы, тырыш, иманлы икәнен күреп күңел куана. Авылда татарның чын мәгънәсендә үткәне, бүгенгесе, киләчәге саклана.

      Менә бу юлы да милләтебез турында фикерем үзгәрмәс дигән өметтә кабаттан сәфәргә җыендым. Юлым – Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты авылына. Авыл башлыгы Нәгыйм Хәсянов авылның экскурсоводы булырга вәгъдә бирде һәм сәяхәт дәвамында аның үз авылын яратып, авылдашлары

Скачать книгу