Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи страница 14

Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи

Скачать книгу

Президенты Минтимер Шәймиев, татар милли тормышында башкарган барлык хезмәтләрен искә алып, Рәхмәт хаты тапшырды. Бу – Җәмил Вәлиуллин эшенә генә түгел, әлеге җирлектә яшәүче халкыбыз тормышына югары бәя.

      Тольяттига килгәч, без, әлбәттә, беренче эш итеп Татар милли-мәдәни автономиясе бинасы ишеген кагабыз. Бик күп төбәкләр өчен көнләшерлек бина ул. Түбәсендә Татарстан әләме дә җилферди. Бинага килеп керешкә, милли, җылы рух урап ала. Милли тормыштагы һәр эшнең башлангычы монда туа, җанлана. Автономия каршында татар эшкуарларын берләштергән Координацияләү советы эшли. Яшьләрне аралаштыру, очраштыру, татар гаиләләре төзү өчен, төрле кичәләр оештыруны җанландырып җибәргәннәр. Автономия каршында эшләп килүче иҗади коллективларга яңа концерт костюмнары тектерткәннәр. Әлбәттә, милли эшкә акча да түләнми, үзең өчен файдасы да юк кебек. Бу эш белән үз халкын яраткан, милләтенең фанаты булган кеше генә шөгыльләнә ала. Ә автономия җитәкчесе Җәмил Вәлиуллин – нәкъ шундый кеше.

Иман йорты

      Тольяттига иман нуры сибеп утыручы Җәмигъ мәчете – бу калада яшәүче һәр татарның горурлыгы. Ярты гектар мәйданны биләгән, 2500 кешене сыйдырырлык бу иман йорты дүрт ел дәвамында төзелеп, 2007 елның декабрендә ачылды. Әлеге эшнең башында хезмәт ветераны, шәһәрнең Аксакаллар шурасы рәисе, җитмеш сигез яшьлек Харис Хәйдәр улы Диниулов тора. «Кайсы ташның кая куелганын, кайсы кадакның кая кагылганын беләм», – ди Харис ага.

      Мәчетнең тышкы күренеше генә түгел, эчке ягы да зәвык белән эшләнгән. 25 пәйгамбәрнең, 4 хәлифнең исемнәре мәчет стенасына алтын хәрефләр белән язылган. Ир-атлар, хатын-кызлар өчен аерым намаз заллары, гарәп телен, дин сабакларын өйрәнергә теләүчеләр өчен бүлмәләр бар.

      Мәчетнең имам-хатыйбы – Татарстанның Чирмешән районы Иске Кади авылы егете Ислам хәзрәт Гомәров. 2000 елдан бирле ул гаиләсе белән Тольяттида яши. Шушы вакыт эчендә хәзрәт биредәге татарларның ихтирамын һәм хөрмәтен яулап өлгергән. Хатыны Альбина ханым белән кызлары Әминә, уллары Әмирдә дә туган телгә, татар тарихына, ислам диненә карата мәхәббәт тәрбиялиләр. Милли тормыштагы һәр эш Ислам хәзрәтнең хәер-фатихасы белән эшләнә. «Соңгы елларда милләттәшләребез ныклап дингә тартыла башлады. Җомга намазларына 400 ләп кеше җыела. Араларында яшьләрнең дә күп булуы сөендерә. Ә Ураза, Корбан гаетләре вакытында халык мәчеткә сыеп бетә алмый», – ди хәзрәт.

Якшәмбе мәктәбе

      Менә дүрт ел инде шәһәрнең 81 нче мәктәбендә Якшәмбе татар гуманитар мәктәбе эшли. Моңа хәтле мәктәп турында ишетеп кенә белә идем, үз күзләрем белән барып күргәч, бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең фидакярлегенә, булганлыгына, тәртипкә исем китте.

      Биредә җиде яшьтән җитмеш яшькәчә 120 кеше белем ала. Татар телен өйрәнергә йөрүчеләр арасында башка милләт кешеләре дә бар икән. Укытучылары – Тәнзилә Таһир кызы Хәйруллина. Ул үзе Татарстанның Нурлат районыннан. Арча педагогика училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә Әлмәттә мөселман мәдрәсәсендә укый. Якшәмбе мәктәбендә укучы балаларның кызыксынучанлыгы,

Скачать книгу