Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи страница 15

Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи

Скачать книгу

Самара өлкәсе Ставрополь районының баш архитекторы. Ринат әфәнде – СССР Архитекторлар берлеге әгъзасы, Россиянең почётлы төзүчесе. Самара өлкәсендә, шулай ук Россиянең башка шәһәрләрендә узган күргәзмәләрдә катнашкан рәссамның узган ел тагын бер хыялы тормышка ашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Тольятти шәһәре милли-мәдәни автономиясе белән берлектә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Ринат Бикташевның шәхси күргәзмәсе узды.

      Әлеге күргәзмәдә Тольятти кызы Лариса Хафизованың да эшләре урын алган иде. Лариса – шулай ук искиткеч талант иясе. Милләттәшебезнең картиналары Тольятти, Мәскәү, Самара, Ульяновск, Казан шәһәрләрендә, Франция, Германия, АКШта узган күргәзмә-бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган.

Татарские Выселки-Бритовка-Сускан

      Бер авыл исеме бу. Тольяттидан 14 чакрым гына ераклыкта урнашкан авыл менә шулай берничә исем йөртә. Аңа 1765 елда патшабикә Екатерина II идарә иткән чорда нигез салына. Бу җиргә Пенза, Сембер якларыннан сөрелгән татарлар килеп урнаша, алар терлекчелек, игенчелек, яшелчә үстерү белән шөгыльләнгәннәр. «Усал халык яши ул авылда», – дигәнне ишеткәнем бар иде. Авылга аяк баскач, халыкның мул яшәгәнлегенә игътибар итәсең. Дөрес, үзгәртеп кору җилләре кайчандыр миллионер булган колхозны тараткан. Шулай да безнең татар югалып калучылардан түгел. Авыл халкы турында безгә: «Тольятти базарын тота алар», – диделәр. Шәһәр халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүләренә ишарә икән.

      Бүген биредә 2500 кеше яши, 70 % ы – татарлар. 3 мәчет бар. Урта мәктәптә 180 бала белем ала. Шуларның 92 се – безнең милләттән. Кырык ел дәвамында мәктәп белән Равил Садриев җитәкчелек иткән. Авыл музеен да Равил әфәнде төзегән. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытуны да шушы мөхтәрәм зат тырышлыгы белән уку программасына керткән булганнар. Ул вакытта балаларга ана теленең асылына Клара апа Сирачева төшендергән. Бүген ул лаеклы ялда. Аның эшен дәвам иттерүче алмаш бар барын, кызы Зөлфия Шамил кызы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. «Татар теле беркайчан да бетмәячәк. Син ана теле укытучысы бул, дип, Зөлфияне Равил абый институтка җибәргән иде», – ди Клара апа. Ләкин бүген инде мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытылмый икән. Равил абый да безнең арада юк, урыны җәннәттә булсын.

      Сусканда балалар музыка мәктәбе эшли. Анда Наҗия Мусина җитәкчелегендә «Алтынчәч» фольклор ансамбле иҗат итә. «Шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе, аның җитәкчесе Җәмил Вәлиуллин безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора, без аңа рәхмәтлебез», – ди музыка мәктәбе директоры Елизавета Сафиулова. Мәктәптә 120 бала сәнгать серләренә төшенә. Узган ел 60 мең сумлык грант та отканнар әле.

      Авылда Татар милли-мәдәни үзәген төзегәннәр. Җитәкчесе – Ставрополь районы Җыелышы депутаты Рифкать Низамов. Халкымның мул тормышта яшәүләренә, милли рухны сакларга тырышуларына сөенеп, кабат юлга кузгалдык. Алда безне яңа очрашулар көтә…

«Татарстан яшьләре», 2008, май

      БАР ШУНДЫЙ АВЫЛ…

Галигә

Скачать книгу