Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи страница 12

Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи

Скачать книгу

да җиңел булмаган. Ачлык-ялангачлык елларында да әниләребезнең, татар хатын-кызларының күңел җылысы, эшлекле-назлы куллары киләчәкне саклап калды. Шуңадыр татар әле дә яши, оптимистик рухын югалтмый, өметен сүндерми. Киләчәк бүген дә аналар кулында. Алар дөрес тәрбия, аң-белем биргәндә генә, балаларыбыз халкыбызның ышанычлы дәвамчылары булачак. Ә безгә «Җәннәт – әнкәйләрнең аяк астында» дигән гыйбарәне истән чыгармаска кирәк.

«Сөембикә», 2007, ноябрь

      КАСЫЙМОВЛАР АВЫЛЫ

      Удмуртия төбәге татарларының тарихы бик еракка барып тоташа. XIV гасырда Идел буе Болгар дәүләте халкының бер өлеше төньяк Удмуртиягә күчеп киткән, һәм 1361 елда болгар татарларының Карья ханлыгы барлыкка килгән. Озак гасырлар дәвамында фин-угор, славян халыклары белән яхшы мөнәсәбәттә, милли үзенчәлекләрне, рухи байлыкларны саклап югалтмыйча яшәгәннәр.

      Хәзерге көндә Удмуртиядә 110 000 татар яши. Милләттәшләребез бу республикада яшәүчеләрнең 7 % ын тәшкил итәләр. Бүген дә биредәге халкым татарлыкны саклап калырга тырыша. Республиканың 26 мәктәбендә татар теле фән буларак укытыла. Ижевскиның үзендә татар гимназиясе эшли. Милли басма – «Яңарыш» газетасы дөнья күрә. Телевидениедә «Безнең вакыт», «Хәерле кич», балалар өчен «Күңелле кыңгырау» тапшырулары чыгып килә. Татар язучыларының ана телендә 20 дән артык китабы дөнья күргән. Ел саен милли бәйрәмебезне – Сабан туен – зурлап уздыралар. Ижевск, Сарапул, Воткинск, Глазов шәһәрләрендә татар ансамбльләре иҗат итә. Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте 30 га якын мәхәлләне берләштерә, 20 дән артык мәчет гөрләп эшли.

      Барлык милли оешмаларны берләштереп торучы Татар милли-мәдәни автономиясе эшли. Аның җитәкчесе – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Удмуртиянең атказанган журналисты Ирек Шәрипов.

      Безнең ата-бабаларыбыз да Удмуртия җирендә дус-тату яшәгәннәр, аларның дәвамчылары да бу матур традицияне саклап гомер итәләр.

* * *

      Удмуртиянең төньягындагы Балезино районында, урман эчендә, борынгы татар авылы – Кистем яши. Биредә минем берничә тапкыр булганым бар. Килгән саен, бу якларда яшәгән милләттәшләребезнең мәдәниятле, мәгърифәтле, динле булуына инанып кайтам.

      Тарихи чыганакларга караганда, авылның башлангычы Касыйм ханлыгына барып тоташа. Ә исеме турында төрле риваятьләр сакланган. Шуларның берсе болайрак. Биредә яшәүче татарларны чукындырырга миссионерлар килә. Авыл халкы аларны кыйнап җибәрә. Шуннан берәү, «кистем» мин аларны дип, удмурт авылына барып сөйләгән, ди. Менә шуннан бу татар авылына «Кистем» дип исем кушканнар, имеш.

      Бу төбәккә килгән бабаларыбыз, урманнарны чистартып, чәчүлек җирләре әзерләгәннәр, иген иккәннәр. Тик табигатьнең кырыс шартлары, җирнең кызыл балчыклы булуы игенчелеккә алга китәргә мөмкинлек бирмәгән. Халык һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнә башлаган. Тиз арада авылда зур базар төзелгән. Монда Түбән Новгород, Иваново, Казан, Петербург, Урта Азия илләреннән килгән сәүдәгәрләр сату иткән. Әлеге

Скачать книгу