Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи страница 11

Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи

Скачать книгу

дә әле алар үзләренә! Пенсия яшендә булсалар да, күбесе эшли, дөнья куа. Ләкин бөтенесен заманга сылтап калдырсак, гаделлеккә хилафлык итү булыр иде.

      Без Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында, Россия киңлекләреннән татар хатын-кызларын җыеп, гамәли конференция уздырган идек. Җәмгыятьне борчыган проблемаларны, шул исәптән әлегесен дә алга куеп, ачыктан-ачык сөйләштек, чишелеш юлларын эзләдек без анда.

      Әбиләр тәрбиясе ул – зур тормыш мәктәбе. Әти-әнигә хөрмәтне әби тәрбияли, балага бу дөньяда әти белән әнинең иң төп урынны алып торучы кешеләр икәнен дә ул аңлата. «Әтиегез кайтканчы», «әниегез кушканча булсын» дип әйтүләр әкренләп үзенекен эшли. Динне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларны әбисенең гамәлләре, мөнәҗәт-җырлары, кушып сөйләгән мәкаль-әйтемнәре аша сеңдерә бала. Кешенең дөньяга карашы шул көндәлек тормыш аша формалаша. Бабайлары исән-сау булган балалар тагын да бәхетлерәк. Әби-бабайларның балалар тәрбияләүдәге роле элек зур дәрәҗәдә булган, һәм ул бүгенге көндә дә шулай булырга тиештер дип саныйм.

      – Моннан ике ел элек Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында «Татар гаиләсе» фонды оештырылды. Фондның максатларын тагын бер кат аңлатып китсәгез иде.

      – Милләтнең алтын баганасы булган татар гаиләсе бүген кризис кичерә. Ә гаиләне борын заманнан хатын-кызларыбызның асыл сыйфатлары тотып торган. «Оясында ни күрсә, очканында шул була» ди халкыбыз. Гаиләдән туган тел китә бара. Тел белән бергә милләтне милләт иткән күпме җәүһәрләр җуела. Гаиләгә татар гаиләсенә хас булмаган, безнең халык өчен әхлаксызлык саналган ят гадәтләр килә.

      Татар гаиләсендәге тәрбия гомер-гомергә үзенең бөтенлеге һәм эзлеклелеге белән аерылып торган. Ана сөте белән сеңгән миһербанлык, җылылык, бишек җырларыннан күчкән моң һәм аһәң, әби-бабайларның хикәятләре аша үзләштерелә торган әкияти образлар һәм, ниһаять, гаилә учагында ныгытылган хезмәт сөючәнлек – болар барысы да милли тәрбиянең какшамас нигезләре. Гаилә корганчы, татар кызлары болар турында күбрәк белсеннәр иде, дим. Киләчәк тормышларында менә шул гореф-гадәтләрне, милли йолаларыбызны куллансыннар иде. Тагын бер мөһим нәрсә: физик яктан көчле, сәламәт милләт кенә киләчәккә ышаныч белән карый ала. Баланы бишектән игелекле гамәлләр белән мавыктырып, физик яктан чыныктырып үстерергә кирәк. Бу – яңа буынны заман чирләреннән сакларга, һичшиксез, ярдәм итәр иде. Кыскасы, безнең халыктагы борынгыдан килгән асыл сыйфатлар – ярыш рухы, көрәштән курыкмау, җиңүгә омтылыш яшәргә тиеш.

      Бөтендөнья татар конгрессы унбиш елдан бирле милләт тормышы өчен шактый гына уңышлы эшләр башкарды. Милли йолаларны, гореф-гадәтләрне тормышыбызга кайтару, җәмгыятьтә гаиләнең ролен, дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырылды «Татар гаиләсе» фонды. Гаилә программасы да кабул ителде. Фондның рәисе итеп Туфан ага Миңнуллинны сайладык. Россия Юстиция министрлыгында теркәлү уздык. Төбәкләрдә хәзер «Татар гаиләсе»нең дистәдән артык филиалы

Скачать книгу