Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи страница 10

Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи

Скачать книгу

Үз акчаларына кызлар өчен махсус уку йортлары ачкан Маһруй Галиева, Суфия Җантурина, Гайния Яушева, Фатиха Аитова – нәкъ менә шундый затлар. Әлбәттә, алар янәшәсендә һәрвакыт таяныч булырдай, ярдәм кулы сузарга әзер олпат ир-егетләребез торган. Исмәгыйль Гаспралы, Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Максуди, Фатих Кәрими, Гобәйдулла һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубилар, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Риза Фәхретдин, Ибраһим Терегулов, Мозаффар Мөштәри һәм башкалар, һәм башкалар. Милләтебезнең шундый уллары ярдәмендә татар кызлары, ана телендә югары белем алырлык уку йорты булмауга карамастан, Петербург, Мәскәү, Казан университетларына керүгә ирешкәннәр. Сара Шакулова, Сафия Сыртланова, Зәйнәп Габдрахманова, Әминә Алиева кебек туташларыбыз Парижның Сорбонна университетына, Женева, Истанбул университетларына барып белем алганнар. Башка телдә укысалар да, үзебезнең татар халкына хезмәт иткән алар. Шуңа күрә үзләрен бүген милләт аналары дип зурлыйбыз да.

      Менә соңгы елларны гына алыйк: милли хәрәкәт, дәүләт эшләре дисеңме, мәгърифәт-мәдәният дисеңме – һәркайсын фидакяр ханым-туташлардан башка күзаллау мөмкин түгел. Бүген мөгаллимәләр, табибәләр, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эшләүчеләрнең 80–90 % ын хатын-кызлар тәшкил итә. Бу бит гүзәл затларыбызның искиткеч җәмгыяви көчкә ия булуын раслый.

      Әйтеп үткәнемчә, татар тарихы битләрендә милләт өчен җан атып йөрүче ханым-туташларыбыз шактый. Ләкин кайсы гына гасырда яшәсәләр дә, алар татар хатын-кызларына хас сыйфатларны югалтмаган. Акыллы, тыйнак, белемле, уңган бу асыл затлар – халкыбызның йөз аклыгы.

      – Сезне якыннан белүчеләр холкыгыздагы күп сыйфатларыгызга соклану белдерәләр. Һәр кеше – тәрбия җимеше. Тәрбия дигәнбез икән, иң элек безгә гомер бүләк иткән әнкәйләрне искә алабыз. Һәркем өчен әнисе – тормыш өлгесе. Сезнең әниегез нинди кеше иде?

      – Һәркайсыбызның күңел түрендә, мөгаен, үз әнисенең кабатланмас образы яшидер. Минем әнием, Харис кызы Кәримә, Чистай районының Дүртөйле авылыннан күрше Нарат-Елга авылына, ишле гаиләгә килен булып килә. Әтиебез Зиннур белән бергәләп алты бала тәрбияләп үстерделәр. Җиденчегә репрессияләнгән туганнарыбызның баласы, сигезенчегә әтинең бертуган сеңлесеннән калган ятим дә сыйды. Менә шул ишле гаиләнең үзәге әни иде. Бүген аның турында искә алу миңа рәхәтлек тә бирә, моңсу да булып китә. Әни исән чакта үзебезнең тарафтан күрсәтеп өлгерелмәгән кадер турында да уйлыйм. Ихтирам һәм хөрмәтне тоеп яшәде алар югыйсә. Тормыш тәҗрибәсе туплый барган саен, узган гомер юлының яңа төсмерләре ачыла бара, үзеңә кирәкле киңәш эзләп тә, әтиле-әниле чорларга кайтып әйләнәсең. Балачак – иң самими, гөнаһсыз вакыт. Ул чактагы кайбер мизгелләр минем дә күңел дәфтәренә онытылмаслык матур хатирә булып язылган.

      Безнең якның халкы гомер бакый бакчасында бәрәңге үстергән. Кайберәүләр, бәлки, ышанмас та, бәрәңге бакчасын һәм әнине калебемә сеңдергән беренче хатирәм үтә сабый чагыма карый минем. Көзге көн. Әнием мине, бәләкәй баланы, юрганга төреп алып чыккан да, бәрәңге сабаклары

Скачать книгу