Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи страница 17

Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи

Скачать книгу

Сатарга йөрмиләр, Татарстан, Самара, Тольятти, Уфадан килеп, өйдән КамАЗларга төяп алып китәләр икән. «Атнага 600 кг саткан вакытлар була», – ди Рушания. Помидор сатып, узган ел 280 мең чиста табыш алганнар һәм яңа йорт җиткергәннәр.

      Гали авылында яшәүче Әнисә апа Баһаутдинованың да түгәрәк, ишле гаиләсе белән якыннан аралашырга туры килде. Сиксән ике яшьлек Әнисә апа – Герой ана. Исламшәриф абый белән унбер бала – Халисә, Ильяс, Ибраһим, Мөхлисә, Исламгәрәй, Мәүлетгәрәй, Нурислам, Нәфисә, Шамил, Камил, Наилне тәрбияләп үстергәннәр. Балалары исән-саулар. Туган нигезне ташламыйлар. Бүген Әнисә апаның унсигез оныгы, алты оныкчыгы бар. Әтиләренең вафатына унике ел булган.

      – Беренче баламны унтугыз яшемдә таптым, төпчегемне утыз җидедә дә. Камилем миңа алтын медаль «алып бирде». 1963 елда Мәскәүдән килеп тактылар, – ди Әнисә апа. – Һәркем үз бәхете белән туа, яшь әниләр туачак сабыйларын үтермәсеннәр иде. Шешә белән түгел, күкрәк сөте белән үстерсеннәр. Мин Гали авылындагы иң бай, иң бәхетле ана. Балаларым кыенлык күрсәтмәделәр, мең рәхмәт аларга. Миңа күрсәткән кадер-хөрмәтләре үзләренә игелек булып кайтсын.

«Хәләл»

      Гали авылы, аның яшәеше белән якыннанрак танышкан вакытта нинди генә уңай эшне күрсәтсәләр дә, Расих Латыйпов исемен телгә алалар. Мәктәпкә, китапханәгә татарча китаплар алып бирү, мәчет, мәдрәсәгә ярдәм итү дисеңме, татар театрын, яисә концертын кабул итүме, Сабан туен оештырып, анда батырга машина бирүме, җирле шагыйрәгә китабын нәшер иткәндә булышумы – һәрвакыт: «Монда Расихның хезмәте һәм матди ярдәме бар», – диләр. Кем соң ул шундый ярдәмчел татар, игелекле җан дигән сорауга җавап эзләп, Расих Латыйповның үзе, гаиләсе белән танышырга булдым. Ул – «Хәләл» оешмасы генераль директоры.

      Расих – Гали авылында Мөҗәһит абый белән Бибинур апа гаиләсендә туып үскән егет. Мәктәптән соң техникум тәмамлый, армия сафларында хезмәт итә, соңыннан Кинель шәһәрендә югары белем ала. Төпкәрәк, нәсел тамырларына төшеп карасаң, аның милли тәрбия алып, иманлы гаиләдә үскәнлегенә төшенәсең. Әтиләре Мөҗәһит абый гомере буе ислам диненә хезмәт итә, авылдагы мәдрәсәнең ректоры була. Егерме елга якын мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән ахир дуслар булалар. Мөҗәһит абыйны соңгы юлга да Тәлгать хәзрәт укып озата. «Миннән дә бәхетле әти юктыр, биш балам да намаз укый, Аллага шөкер», – дип әйтә иде әтиебез. Узган ел дүртебез дә хаҗга бардык. Олы абыебыз вафат булды. Аның өчен дә хаҗ кылдык. Әтиебез ике тапкыр хаҗи булган, – ди Расих. – Әти-әниебез бу дөньядан безне, биш баласын да хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтеп киттеләр».

      Расих үзенә тормыш иптәшен дә әллә каян эзләп йөрми. Үз авылы кызы – сыйныфташы Кәүсәрне сайлый һәм ялгышмый. Самара дәүләт икътисад институтын кызыл диплом белән тәмамлаган кыз унбиш яшеннән дин юлында. Биш вакыт намазын калдырмый. Кәүсәр – әнисе Гәүһәр апа кебек, оста пешекче, уңган хуҗабикә. Кызлары Гөлсинә дә икенче класстан бирле намаз укый, Коръән аятьләрен белә. Бүген Гөлсинә әнисе укыган югары уку йортында белем

Скачать книгу