Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова страница 25
9
Әлфия онытты… Әнәскә ялгыз уздырган көннәре буш һәм ямьсез тоелды. Татлы хыялларны ачы хакыйкать тар-мар итте. Ул әллә ничә тапкыр иске адрес белән Әлфия яшәгән йортка килде.
– Бездә аның эзе дә юк, – диде мәче кочаклаган ханым беренче килүендә.
Икенче килүендә:
– Улым белән алар аерылышты, – диде.
– Ә улыгыз кайда соң? – диде Җаббаров. – Ул беләдер ич!
– Аерылган хатын аңа ниемә хаҗәт? Белми! Улым Ташкентта, түтәендә кунакта.
Инде ханымның ялганлап маташуы хак иде, димәк, Әлфия киткән! Казаннан еракка, җылы якка! Ичмасам, адресын калдырсын, һич югы: «Китәм, хуш», – дип саубуллашсын иде. Җаббаровны дөрләп янган утка салды лабаса. Билгесезлектән дә яманрак нәрсә бар икән?
Әтисенең чәбәләнүен күреп, кызының да планнары пыяла сыман уалды. Ләйләнең Әлфияне тизрәк күрәсе килә иде. Хәзер ничек күңелсез!
Әнисе янында исә кызык иде. Аларга көн дә дус-иш җыела, бииләр, җырлыйлар, шаян сүзләр сөйлиләр. Бигрәк тә Ходайбирдине әкәмәт инде! Бил тиңентен сакал үстергән. Килгән саен, Ләйләгә зәңгәр кәгазьгә төрелгән шоколад кыстырып килә. Кыйммәтле булса да, Ләйлә аны нигәдер ашамый иде. Мөгаен, Ходайбирдинне яратмаганга күрәдер. Бишкә бөгелеп төчеләнә бит ул. Әнисе шуңа риза: ятып, аяк табанын гына үпсеннәр. Ләйлә, әтисе янына күченгәндә, үзенең Ходайбирдингә булган мөнәсәбәтен сиздереп китте.
Әнисе:
– Озаккамы син? – дип кызыксынды.
– Ходайбирдинеңнән сора!
– Димәк, син аны өнәмисең, балам?
– Минем үз әтием бар!
– Әтиең безне ташлады ич!
– Аерылды! Бу әле мине ятим итте дигән сүз түгел.
– Бар, күңелең кайтканчы атаңда яшә алайса, тискәре!
Әнисе күтәреп бәрелгәнче, Ләйлә тиз генә чыгып сызды.
– Әти, кайда соң инде синең Җомгабикәң? Һаман көтәбез, көтәбез, туйдырды инде.
Җаббаров кухня өстәлендә Әлфиянең сурәтен сызгалап, тирән уйга чумып утыра иде, сискәнеп:
– Нинди Җомгабикәм? – дип сорады.
– Нинди Җомгабикә, имеш! Без утраудагы кебек яшибез. Тып-тыныч! Син – Робинзон. Ә аның Җомга атлы хатыны булган.
– Син, кызым, бәйләнмә, дәресләреңне хәзерлә.
Көн кичкә таба авышкан иде. Аны тагын сагыш басты. Рәхимсез сагыш җанны өтеп-өтеп ала, йөрәкне сулкылдата иде. Тиздән Яңа ел бәйрәме җитәр. Бәйрәмнәр арасында иң күңеллесе шул. Әнәс чыршы бизәргә ярата. Бала-чага кебек, төрле төстәге кәгазь уенчыклар ясап элә. Быел инде бу эшкә дә кулы бармый. Табылмады Әлфия! Табылмады! Ул баскан эзләрне кар күмгән, ул йөргән урамнар тарайган сыман иде. Сорашмаган кешесе калмады: белгәненнән дә, белмәгәненнән дә сорашты. Нур белән Ирек, Җаббаровка күренергә оялып, остаханәләрендә яталар иде, – ул аларны да кузгатты. Бергәләшеп Казанны айкап чыктылар