Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова страница 21

Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

генә почмакка елыштым. Укытучы апаң яулыгын рәтли-рәтли чыгып китте. Икенче көнне, оятыма каршы, мин аны рәссамнар күргәзмәсендә, минем картинам алдында басып торган килеш күрдем. Мөгаен, вокзалда төн уздыргандыр, өстендәге күлмәге бөгәрләнеп беткән. Күзләре генә сокланып, йотылып минем иҗатка карый. И Ходаем, кайда булды икән минем намус кисәге? Өч мыскал намус! Янына килеп исәнләшергә дә көч табалмаган кешене адәм калдыгы дисәләр дә, таман булыр!»

      Тышта ат пошкырганы ишетелде. Мөгаен, каравылчының кайтып килүедер. Җаббаров, киенеп, аның янына ашыкты.

      – Мәшәкатьлибез сине, Шәрифҗан агай, – диде ул, картны ачулы дип уйлап.

      Шәрифҗан абзыйның ачуланырга уенда да юк иде. Ул, берни булмагандай, атын туарды да алдына җәйге болын исе аңкып торган печән салды.

      – Дилбегәне кагу белән оча торган канатлы малкай бу, – диде агай, атының ялыннан сыйпап. – Үзем белән картая инде. Мал хуҗасына охшый, ди, урманны ярата. Авылга барсак, тоягы белән җирне казый башлый: янәсе, әйдә, картлач, юанма монда, өйгә сыпыртыйк.

      Шәрифҗан агайның Нур белән Ирек турында сүз кузгатмавына Әнәс эчтән генә рәхмәтләр яудырды.

      – Йә, кызкай ни хәлдә? – диде агай, ишеккә табан атлап.

      – Йоклый, – диде Әнәс шыпырт кына. Гүя ул Әлфияне яшь бала сыман тирбәтә-тирбәтә кулында йоклатты да инде аны уятудан курка иде.

      – Салкын тисә, әни мәрхүмә безне эссе мунчада каен себеркесе белән чаба иде. Бар әле, олан, мунчага су ташы син. Ай яктысы җитәрлек, сукмак табарсың, иренмә генә.

      Ай алтын чәчләрен тузгытып наратлар өстенә сипкән. Кар сарган ботаклар җем-җем килә. Табигатьнең ваемсыз чагы. Әнәснең җаны белән тәңгәл килсә, ни була инде аңа? Әнә ул ашыга-ашыга су ташый, яккан мунчамның сихәте булсын иде, дип, изге теләкләр теләп карый. Әнисе сырхаулаганда да болай борчылмаган иде. Ничәмә-ничә тапкыр кызының аяк очында утырып төннәр уздырган, баласының терелүенә ышана алган иде. Бусы әллә нинди… Хәвефле, шомлы, тәнендәге һәр күзәнәкне уятып бетерде. Күңелнең артык нечкәрүе табигатькә якынаюдан гына түгел микән? Таш кала, таш урамнар, бәлки, тагын кырыслатып, аңа әүвәлге тәкәббер ир сыйфатлары өстәп җибәрер? Өендә аны рәсемнәре дә көтә ич әле! Кызы да туктаусыз шылтыратадыр… Әлфия, Әлфия… Алтынай кызы! Кайчандыр мин синең сурәтеңне ясаган булсам, ул сурәт кайда? Мин буяу тигән һәр кәгазь кыйпылчыгын саклап, барлап тора идем.

      – Әлфия! – диде ул, үз эшен бетереп өйгә кергәч. – Мин ясаган сурәтеңне әле дә саклыйсыңмы?

      – Нинди сурәт? – Яшь ханым башын күтәрде.

      – Алтынайның бәләкәй кызын.

      – Саклыйм, – диде Әлфия моңсу гына.

      – Алайса, бир әле син аны миңа! Күчермәсен алыйм.

      – Юк, Әнәс, кайбер нәрсәләр берәр генә данә саклана. Әгәр… берәр хәл килеп чыкса, мин аны сиңа атап калдырырмын.

      – Тиздән без ыгы-зыгы тулы шәһәргә кайтырбыз. Онытмассыңмы?

      Җаббаров

Скачать книгу