Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова страница 24

Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

булып, әмерләр чыгара алмыйсың.

      – Кичер мине, кызым, яме. Сөю араннары тарайды димә. Безнең икебезнең дә тоякта ут хәзер. Бәйгене өзеп чабарбыз әле. Елама, кызым. Син һичшиксез яратырсың, яратылырсың. Парсыз калган адәм юк бит ул. Һәркемнең насыйп яры була. Аның белән йә бик иртә, йә бик соң очрашуың ихтимал. Ләкин кече яшьтәме, олы яшьтәме, ул сине барыбер таба икән. Хет Җир шарының икенче ягында бул, хет айда, хет йолдызда яшә.

      – Алдашма, әти. Беркөнне әнигә язган хатларыңны табып укыдым әле. Син кайчандыр аңа: «Югалсаң, океан төпләренә чумып эзләрлек мәхәббәтем бар, җаным-бәгърем», – дигәнсең. Ялганчы син. Кая хәзер ул мәхәббәтең? Әнине дә, мине дә ташладың үзең… Җитмәсә, кызык сүзләр сөйләп утырасың. Йә, дөресен әйт, әнине яраттыңмы, әнине?

      – Яшьлек хатасы, кызым. Яшьлек хатасы һәм яшьлек юләрлеге. Әниең фатирлы бай кәләш иде. Ә минем тулай торакларда яшәп туйган чак. Өйләндем дә куйдым, бәхетем тулып ашты. Ярты ел үткәч үкендем үкенүен, тик терсәкне тешләп булмый шул, соң иде. Син тугач, синең хакка яшисе килде. Ашыктым шул, кызым, ашыктым. Әгәр берәүнең минем аркада Алтынай елгасына төшеп, бәкеләргә чумып, салкын тидереп ятуын белгән булсам, әгәр күрәзәче: «Сиңа мәхәббәт килә, сабыр ит», – дигән булса, мин сабыр итәчәк идем. – Җаббаров ачынып кычкырганын сизми дә иде. – Көтәчәк идем! Йә каршы чабар идем. Терелер иде әле ул кыз бала! Мәхәббәтнең илаһи көченә бер генә дару да җитми бит. Каһәр язмыш, миңа әрнүле сөю генә китерде шул. Бәлки, аның гомере чикләнеп барадыр, бәлки, аның санаулы көннәр генә яшисе калгандыр. Мин очраткан кешенең дим, кызым.

      Эре-эре күз яшьләре Әнәснең яңагын чылатты.

      – Әти?! Әллә елыйсың инде? – Ләйләгә шәм сыман төз, мәһабәт ир-атның елавы гаҗәп иде. – Нәрсә җитми сиңа?

      Кызы бернәрсә дә, бернәрсә дә аңламый иде!

      – Миңа гомер буе нәрсәдер җитмәде, кызым. Җаным теләгәннең күбесе тормышка ашмады, буш хыял булып һавада асылынып калды. Могҗиза көттем, ул читләтеп узып китте, рәшә генә алдаган икән. Хәзер тиле хыял-өметләремне жәллим инде. Хаталарым мине һаман эзәрлекләп йөрде. Ә бер мәртәбә хаталансаң, аннан котылу юк, ул меңгә төрләнә икән. Ә бит бүген ни кылсаң, киләчәгеңә шулар барачак. Чабуыңа тагылып, ияреп барачак. Чөнки алар тузган сәләмә күлмәк кенә түгел, салып атам да яңасын киям димә. Без яшәгән көннәр бары тик безнеке генә. Безгә җавап бирәсе, безгә сират күперен кичәсе.

      – Әти, калган бөтен кеше дә хатасыз гына яшиме? Мисалга, әни?

      – Әниеңме?

      Җаббаровның гелән-гелән хатынын да хурлыйсы килми иде. Юлсыз-нисез җирдән үз сукмагын табарга тырышып кына ялгышлар җибәргән һәм яшьли ирсез калып бәгыре каткан хатынны, бәлки, гаепләргә дә кирәкмидер? Баласы өчен ул, нәрсә генә әйтсәң дә, изге зат, ана кеше!

      – Әниеңне мин дә тиң күрмәдем бугай, кызым. Җәмгыятькә файдасыз эш башкара кебек иде ул. Эше күренми, тау-тау кәгазе генә җыела иде. Фән өчен тырышлык кына аз, сәләт тә кирәк. Әниеңне икенчесеннән мәхрүм дип уйладым. Халык җырларын туплый, анализлый инде ул үзенә күрә… Ә бит әниең коры кеше, табигатьтән дә, халыктан да ерак зат. Шәһәрдә торып

Скачать книгу