Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 39

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

иде. Моны барысы да белә һәм Сөембикә ханбикә күренгән бер җирдә аны күтәреп кенә алмыйлар иде. Чөнки халык иң әүвәл аңа зарланыр иде. Аннары ул янә бер нәрсә белде. Аңа кадәр Җангали ханнан бер каравыш хатын кыз бала таба. Бу хакта Сөембикә бик соң белде. Ләкин һичнинди үкенү вә көнләшү тоймады. Аңа ничектер барыбер иде. Бит ул Җангалине барыбер яратмый. Шул хакта Җангалигә әйткәч, теге бичара Сөембикәнең аягына төште, итек башларына кадәр үпте, гафу итүен үтенде. Моны ул Сөембикәнең нәфрәтеннән куркып кылды. Чөнки баланы, аңа әйтми, Касыйм каласына озаткан иде. Сөембикә әллә нигә Җангалидән балага узмады. Һич югы, шул баланы тәрбияләр, ичмасам, бераз җаны тынычланыр иде. Ә ул, әйтми-нитми, баланы озатып та өлгергән. Ят булмас иде әле ул нарасый аңа. Анасы мәрхүм, диделәр. Ятим бала, димәк, үзе кебек үк. Иртәрәк әйткән булса, ул баланы җибәртмәгән булыр иде, сарайга алдырыр иде. Ихтимал, тора-бара өйрәнер, гадәтләнер иде нарасыйга…

      Алай да Сөембикә язмышына ятып-үртәлеп зарланмады. Бу язмышны ул атасы теләге белән үзе сайлады. Ары таба ни кылырга белми чарасыз калуыннан гына уфтана иде. Күп очракта ул Җангали хан белән килешмәде, иллә мәҗлесләрдә аңа каршы төшәргә дә кыймады, гәрчә моңа теләге булса да. Ләкин күңелендә үзе дә аңлап җиткермәгән уй-хис көйри башлаган иде инде – тәхеттә үзе утырса икән ул!

      Тик бу бик тә зур гөнаһтыр – ир-канатның тәхетенә өмет тоту. Тәгаен чарасыз калган чаклары булды – Җангали ханны тәхетеннән куар дәрәҗәгә җиткәләде. Ул белә иде, аның бу теләге халыкныкы белән аваздаш. «Урыслар, чиркәүгә кереп, кылган гөнаһларын үзләре кебек үк поптан ярлыкауларын сорыйлар да сөттән ак, күктән пакь булып чыгалар һәм яңадан гөнаһ кылырга керешәләр. Гәрчә Гайсә пәйгамбәр һәр нәсара кешесен гөнаһ кылмаска өндәп торса да», – диде аңа беркөнне вәзир Коләхмәт. Бүген төнлә ул Җангали ханнан ант эчертте: моннан соң беркайчан да ханбикәсе сүзеннән чыкмас, ханбикәсе белән киңәшмичә бер адым да ясамас. Чөнки Җангали хан урыс кенәзе белән киңәшмичә һични кылмас иде. Җангали аңа ана сөте, җир йөзе белән ант итте – хатынына тугры калыр, ни генә булса да. Һәм әйтте: «Син мине сөйсәң, мин барысын да син дигәнчә кылырмын, ханбикәм», – дип кат-кат тәкрарлады, кат-кат иман итте. Бәлкем, бу аның нәүбәттәге хәйләсе генәдер? Бәлкем, ул сөелү куанычыннан гына ант эчкәндер?.. Ни генә булмасын, Сөембикә аның вәгъдәсен алды. Иртәгә иртән иртүк Җангали хан мәҗлес-табын җыячак һәм шунда барысын да әйтәчәк – Казан мәмләкәте урыс ятьмәсендә, ни кылабыз? Тик гайрәт-куәте җитәрме Җангали ханның мәҗлес түрәләренә бу хакта әйтергә, курка калмасмы?.. Ул чакта Сөембикә үзе әйтер, әйе, торыр да әйтер. Казан мәмләкәтенең ил-дөнья халкы белән Мәскәү кебек үк сәүдә итәргә хакы бар, ул мөстәкыйль, ул бәйсез дәүләт, дияр. Ханыбыз Мәскәүгә карап тормасын, үзбаш идарә итсен, урысларны Казаннан куарга, башкаларга сабак булсын өчен, воеводаны…

      Һәм аны якларлар. Бит әлегә кадәр Җангали хан тарафыннан чыгарылган әмер-карарлар һәм халыкка җиткерелгән фәрманнар барысы да Сөембикә теләге белән эшләнде. Һәм моны да ул Җангали хан кулы белән эшләр, табын гына якласын.

      Бу

Скачать книгу