Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 41

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

ташка үлчим, әмма мәрхүм кенәз яратыр иде үзен, гелән үзе белән йөртер иде. Кенәз Василий зур капкорсаклы, кыска аяклы, тар маңгайлы, маймыл кыяфәтле, астыртын һәм хәйләкәр Шаһгалине күз алдына китерде. Ул аны мәрхүм адашы олуг кенәз янында еш күрер иде һәм күргән саен җирәнер, бахыр белән дәшмәс-сөйләшмәс булыр иде. Шушы кеше мәрхүм адашына ачыктан-ачык тәлинкә тотты. Хәзер кемгә тота микән? Хәзер, димәк, бөек кенәгинә Елена Глинскаяга. Әнә кая таба тәгәри дөнья арбасы, хикмәт. Шаһгали хан янә Казанны тансыклаган. Ишетте, җиткерделәр Василийга. Бөек кенәгинә Шаһгали һәм аның хатыны Фатыйманы үзе кабул итә. Олан кенәз хәтта шушы шыксыз кешегә төлке туны бүләк итә. Бер Хода үзе белә: ул тун капкорсак Шаһгалигә ничек ярагандыр. Ләкин булган хәл икән шул – олан кенәзнең шыксыз ханга төлке туны бүләк итүе Хак Тәгаләдер. Шымчылары җиткерде, имеш, Шаһгали хан олан кенәз каршына дүрт аяклап, мүкәләп килгән. Килгән дә олуг кенәзнең итеген үпкән, имеш. Ә хатыны Фатыйманы кенәгинә үзе кабул иткән һәм кысыр хатынга табынындагы савыт-сабаларны биреп җибәргән диделәр. Шик юк, савыт-сабалар алтын вә көмештән генә булгандыр. Ни генә булмасын, тиздән Шаһгали хан Казанга килер, ә Казан каласына мәрхүм кенәз Василий тарафыннан җибәрелгән воевода Җангали ханга тәхетне бушатырга кушар. Юк, кушып кына калмас, Шаһгали хан килгәнче үк, Җангали ханны Мәскәүгә озаттырыр. Шунсыз аңа берәүдән дә көн булмас, ягъни галиҗәнаплары тарафыннан…

      Кенәз Василий тураебрак утырды һәм, йодрыкланган кулларын өстәлгә куеп, бертын уйланып торды да ясавылына дәште.

      – Менә нәрсә, брат, – диде ул, теге каршына килеп баскач. – Әүвәл сугышчыларың барла. Әзер булсыннар. Хикмәтле хәлләр булырга тора ошбу калада. Искәрдең?

      – Баш өсте, кенәз, искәрми буламы?!

      – Бар, юлыңда бул.

      Ясавылы чыгып киткәч кенә, Василий хезмәтчесен чакырды һәм кара киемнәрен китерергә кушты. Ул бик озак киенде, аннары сакалын түгәрәкләп кырды, сырма төймәләренә кадәр Казанның кара кешесенеке кебекне тактырды. Барысы да әзер булгач, башта ул Ташаяк базарына юнәлде. Гадәттә, нәкъ менә Ташаяк базарында эте-бете җыела, ягъни ярлы-ябага, килде-китте йөргән килмешәк, ыбыр-чыбыр, карак-угыр шунда уралыр иде. Шул ук вакытта бирегә кәнтәй хатын-кызлар йөри, нәфесе төшкәндә, Василий кенәз фахишәләрне дә шуннанкилеп таба. Бермәлне төшләренә кереп йөдәткән чибәрне дә шушыннан алып кайткан иде, тик тегесе кабат күзгә чалынмады. Ни генә булмасын, Василий кенәзнең ул чибәрне әле булса оныта алганы юктыр. Ул гүзәлдәге сыгылмалы гәүдә-сын, пешкән алмадай күпереп торган янбашлар, тулы калку күкрәкләр алиһәләрдә генә булса буладыр. Хәтта ошбу гүзәл заттан килгән үзенә хас бер тәмле ис тә күңелдән китми интектерә. Ул аның, гадәттәгечә, хәтта исемен дә сорамады, чөнки асыл атын барыбер әйтмәс иде, әмма шуннан соң чибәркәйне күпме эзләсә дә, очрата да, таба да алмады, гүя җир упты үзен. Ә бит эзләде, хәтта шымчыларын да кушты – базар көннәрен көтеп ала алмый изаланыр иде. Юк, күренмәде яңадан

Скачать книгу