Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 45

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

да ышанычлы кешеләр, хыянәт итмәсләр. Тагын кем? Кем булсын – Йосыф бәк кызы Сөембикә һәм шәех Колшәриф. Менә кемнәр котыртачак каны кайнаган халыкны, менә кем коткысы фетнә кузгатачак. Әллә соң һичнигә карамый ханбикә белән шәехне кулга алып Мәскәүгә озатыргамы? Алай дисәң, сәүдәгәрләр генә түгел, кара халык та шундук баш калкытыр, диндарлар кубар, нугайлар телгә килер, Юныс бәк исә кылычка ук ябышыр.

      Воевода Василий хәрби киемнәрен киде, ишекле-түрле йөренергә кереште. Шунда ишек шакыдылар, ясавылы керде:

      – Кенәз, Мәскәүдән кенәз Мороз килеп төште, янында җансакчылары, сугышчылары.

      – Яхшы, – диде кенәз Василий, ни куанырга, ни көенергә белми, чөнки кенәз Морозның Казанга килү максатын белми иде. Шуңа карамастан атылып чыгып каршы алыйм дип кузгалган гына иде, аяклары гүя идәнгә ябышты – туктап калды. Әүвәл килү сәбәбен ачыклыйсы итте. Кем җибәргән кенәзне? Иван Овчина-Телепнёв булса, димәк, аны алыштырырга иткәннәр. Бик хуш. Иллә акыл өйрәтергә, татарлар белән ничек идарә итәргә дип үгетләргә генә килгән булса – юк, ул аңа кул да бирмәс.

      Ул арада бүлмәгә кенәз Мороз үзе килеп керде. Мәһабәт гәүдәле, ыспай, көр тавышлы.

      – Исәнме-саумы, кенәз! – диде Мороз һәм һични аңламый басып торган кенәз Василийны килеп кочты, чап-чоп өч тапкыр битләреннән үпте. – Сәлам сиңа бөек кенәгинәдән.

      – Рәхмәт. Исән әлегә, – диде, кәефе кырылуын сиздермәскә тырышып кенәз Василий. – Уз әйдә, утыр. Сөйлә, нинди җилләр ташлады?

      – Башта табын хәстәрләр идең. Тамак кипте. Нәрсә булды? Кала капкалары бикле, су бирүче дә юк.

      – Чакырылмаган кунак ич син, кенәз. Чакырып китергән булсалар икән. – Кенәз Василий пешекчесенә өстәл хәстәрләргә кушты. – Хәлләр үзгәрергә тора әле, кенәз.

      Кенәз Мороз аңа җавап бирмәде, гүя аны ишетмәде дә, бүлмәгә күз йөртеп, тәрәзәләргә күз ташлады, эчке якка кереп чыкты.

      – Кысан салдыргансың өйне, аралыгың да тар. Ул-бу булса, качарга яшерен ишегең дә юк икән.

      – Мин биредән берәүдән дә качарга җыенмыйм, кенәз.

      – Йә, кыланган булма, Сафа Гәрәй хан Казанга килә, сиңа ярдәмгә килдем, Телепа җибәрде. Әйе, үсте, үсте берәү, кенәз Василий. Ә бит бергә сугышып йөргән идек. Хәтереңдәме, гелән «Телепка» дип ирештерә идек үзен, ябышып калды шул кушамат үзенә, хәзер «Иван Телепнёв» дип кенә йөриләр. Дума түрендә утыра хәзер Иван Телепнёв, Василий туган, Овчина-Оболенскийны әйтәм, кенәгинәгә якынайды да тәмам узынды. Кенәз Василий Шуйский, беренче хатыны вафат булгач, мәрхүм кенәзнең кызына өйләнгән иде бит. Ул боярларны тәмам үз кулына алды. Яман кылана. Дьяк Мишуринның башын кистерде. Иван Бельский белән Михаил Тучковны зинданда черетә. Телепа да тик ятмый – карачылары Михаил Глинскийны, Михаил Воронцовны, аннары мәрхүм олуг кенәзнең энесе Андрей Старицкийны кулга алдырды. Телепа гына димәссең үзен, мәрхүм олуг кенәздән бер дә калышмый. Еленаны өрмәгән җиргә генә утыртмый. Әллә өйләнәсе дә итә инде, баш угылына «улым» дип кенә җибәрә, икенчесе чукрак бит, анысы гел күренми, апасы

Скачать книгу