Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 48

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      – Хан, – диде ул, тавышын баса төшеп. – Хан, сезне ханбикә дәшә.

      Җангали хан сөйләүдән туктады, дәшүчегә дикъкать белән карады, ахры, ышанды булса кирәк, мин хәзер киләм дип, атын Хан урамына таба борды. Хан артыннан унлап җансакчысы кузгалды, ә алардан чак кына кала төшеп, Василий кенәзнең татар киеменә киенгән юлбасар сугышчылары килә. Урам тутырып шәех Колшәриф күтәргән диндар халык килгәне күренде, атын чак кына юырттырып, кенәз Василий Җангали ханны куып җитте һәм ат тезгененнән эләктерде дә ян-як тыкрыкка борылды.

      – Тик тор, хан, мин бу – кенәз Василий. Яшисең килсә, карышма, тиз бул!

      Җангали хан кынысындагы энҗеләр белән бизәлгән кылычына үрелгән иде, кенәз Василий әче итеп сызгырып җибәрде һәм күз ачып йомганчы Җангали кулыннан кылычын бәреп төшерде. Ханның җансакчылары белән кенәз Василий кешеләре арасында каты орыш башланды. Кенәз Василий, хан атының тезгенен тоткан килеш, тар тыкрыкны узды, Болак буена чабып төште, яр буйлап берара баргач, кисәк сулга алды.

      – Кенәз Василий, җибәр мине, җибәр! – дип кычкырынды Җангали хан.

      Кенәз Василий ханның башына кылычының сырты белән сукты. Җангали хан шундук кычкырудан туктады, башы белән ат ялы өстенә капланды. Кенәз Василий атларны Сираҗи тыкрыгына борды. Җангали хан ыңгырашты, башын күтәрмәк итте.

      – Сабыр ит, Җангали хан. Сабыр ит. Хәзер җитәбез.

      Асыл егетләрнең берсе дә тыкрыкка үтә алмады, ясавыл сугышчылары аларны бик тиз турап ташладылар. Әмма үзләреннән дә бары тик ике сугышчы гына калган иде. Кенәз Василий аларны көтеп алырга булды. Атларны туктатты, атыннан төште, аннары Җангали ханны ияреннән суырып алды.

      – Җангали хан, кенәгинә Елена сине исән-имин Мәскәүгә алып кайтырга кушкан. Карышып торма. Монда сине үтерерләр иде. Мин сине коткарырга дип килдем. Иртән кояш чыгуга, Сафа Гәрәй алып килгән Йосыф бәк гаскәре Казанда булачак.

      Җангали хан дәшмәде, лышык-лышык елый башлады. Бер көн, бер төн аңа, бары тик бер көн вә төн аңа ихласи хан булырга насыйп иткән булып чыкты. Шуңа үртәлүе, шуңа әрнүе, шуңа елавы иде Җангали ханның. Әйе, ул карусыз Василий кенәзгә буйсыныр, аның өчен бу гадәти халәт, ләкин ихласи хан булып алган көне вә төне үтә кызганыч иде. Аннары Сөембикәсенең кабатланмас мәхәббәте…

      – Йә-йә, тынычлан, Җангали хан. Син затлы нәселдән ич. Кенәгинә сине рәнҗетмәс, йә яңа биләмә бирер, йә үз кирмәнеңә үк җибәрер, уфтанма ул хәтле, хан ла син!

      Кенәз Василий шулай дияргә дә өлгермәде, тыкрык яклап өермәдәй ике җайдак килеп чыкты. Җайдаклар атларны күрделәр дә аларга таба килә башладылар.

      – Атлан атыңа, Җангали хан. Йә, тиз бул, исән каласың килсә! Атлан, атлан, диләр сиңа!..

      Җангали хан өзәңгегә аягын куйган гына иде, итеге шуып китте һәм ул әллә юри, әллә чын-чынлап җиргә тәгәрәде.

      – Имгәк, – диде кенәз Василий ачу белән. – Атка да атлана белмисең, Казан кадәр Казан тәхетендә утырдың бит әле, ил имгәге. Бер кулың белән тезгенеңә, икенче кулың белән ияр боҗрасына тотын. Шулай.

Скачать книгу