Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 47
– Баш өсте, кенәз. Барысы да син әйткәнчә булыр.
– Миңа әнә теге кылычны, ике хәнҗәрне бир. Бар, Хода сиңа изге юл юрасын. Миңа Җангали хан исән-имин кирәк, ясавыл. Ишетәсеңме, ясавыл, дим?!
– Мин аны таш астына качкан булса да табармын, кенәз.
– Әйтәм бит, табу гына аз. Безгә аны исән-имин Мәскәүгә алып кайтырга кирәк. Аннары Мороз кенәз белән сак бул. Аның бу хәлне белмәве хәерлерәк булыр. Инде, бар, юлыңда бул…
Янә ул сугышчы иде. Сугыш дигәндә, яу-орыш дигәндә, гүя аңа канат үсә торган иде, бүген дә шулай булды, миенең кай почмакларыннандыр берсеннән-берсе кыю, тапкыр фикерләр туа һәм кенәз Василий тәвәккәл эш башлаганда бик сирәк ялгыша иде. Кенәз Морозда аның кайгысы юк, ул аңа хезмәтен тапшырды. Калганы аның эше, асты өскә килсә ни булган. Хәерле булсын, воевода буларак үз дәрәҗәсен белеп хөкем итте, татарлар белән уртак тел тапты, күп нәрсәләргә күз йомды, шул ук вакытта кирәген яшермәде дә, хаким вә хан киңәшчесе буларак ил-дәүләтенә, олуг кенәзгә хыянәт итмәде. Әмма бер нәрсәне барчасыннан да яшерде: ханбикәнең сәяси һәм хакимиятлек ягыннан күзгә күренеп үсә баруын, ил белән Җангали хан түгел, ә менә нәкъ аның гүзәл бикәсе идарә итүен барчасыннан да яшерде. Колшәрифне дә күрсә күрде, күрмәсә – юк. Ә бит ошбу шәех үзенә менә дигән сугышчан мөридләр туплады, берсе-берсе ун сугышчыга торырдайлар. Кирәк чакта нәкъ менә шул халык алгы сафта дошманга ташланачак иде. Бер тапкыр Колшәриф аңа: «Кяфер булсаң да, бөтенләй үк өметсез кеше түгелсең икән әле, кенәз Василий, – диде, кинаяләп. – Йөртмә шымчыларың минем арттан, теңкәмә тимә. Мин үз илемдә, үз җиремдә, кер хәлемә, рәнҗетмә атым вә иманым». Шулай диде дә борылып китеп барды. Шул хәлдән соң кенәз Василий өч көн тоташ эчкән иде, күзләренә ясавылы ике булып күренә башлагач кына туктады. Юк, курыкмады ул шәехтән, әмма шуннан соң күзәтүчеләрен дә алды. Хәтерендә: шул сөйләшү вакытында янында ясавылы басып торды, барысын да ишетте. Ләкин кенәз Василий моңа игътибар итмәскә тырышты. Шәех белән кенәз бер-берсен аңладылар, ләкин тәгаен җавап бирмәвенә үкенү тойган иде, бәлкем, эчә башлавы да шуннан булгандыр. Кем монда хаким?! Ул, ул! Тик улмы? Әнә шул шәех Колшәриф түгелме?.. Ә бит Казан мәркәзенә ул хуҗа булам дип килгән иде, куәте җитмәде булып чыга, сыгылды, бирелде, килеште. Шәех ия икән бит Казанга, Җангали хан да түгел, ул да. Кенәз Василий шактый дөнья күргән, адәм канын байтак койган кеше иде. Дингә ул ышанды да, ышанмады да, ул хакыйкатьне бер диннән генә эзләмәде, җисми тормышның үзеннән дә. Һәм искитәрлек нәрсәләр тапты. Юк, рухани аталарга ул беркайчан да кул күтәрмәде, яманлык кылмады, хәтта авыр сүз дә әйтмәде. Бәлкем, шуңа чит-ят дин әһеле булса да, Колшәрифкә дә сүз ката алмагандыр. Дөньяда адым саен туып торган мәшәкатьләргә, диндар халыкларга, аерым катлам фанатик кешеләргә аның үз фикере бар иде. Әйтик, Александр