Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 44
– Кайчан?
– Анысы инде бер Аллаһы Тәгалә кулындадыр, кордаш, – диде Сираҗи, күтәрелә башлап. – Ашың-ризыгың өчен рәхмәт, кордаш. Малыңның игелеген күр. Ходай Тәгалә муллыктан аермасын.
Кенәз Василий аның җиңеннән эләктереп алды, урынына кире утыртты.
– Китми тор әле, ошадың син миңа. Һәй, бавырчы, тагын шәраб китер әле.
– Булганы җиткән, ә ошарга мин сиңа хатын-кыз түгел, кордаш. Өйдә хатыным, балаларым көтә. Телем белән тегермән тартсам да, гаиләмә тугры кеше мин, кордаш.
– Утыр әле, утыр, сабыр ит. Гаиләң качмас. Минем сиңа бер йомышым бар, Сираҗи.
Сираҗи тирә-ягына күз төшереп алды:
– Нинди йомыш?
– Кая торасың, өй-каралтың кай тарафта? Монда әйтә торган йомыш түгел, өеңә килерем. Курыкма, буш итмәм, менә ала тор. – Кенәз Василий букчасыннан ике алтын чыгарды. – Ал, ал. Калганын соңыннан. Өең кай тарафта, кайсы бистәдә?
– Болай ерак тормыйм мин, – диде Сираҗи, акчаларны алъяпкыч кесәсенә коеп. – Тиз табарсың. Хан бакалаеннан үр менәсе дә, Кабан урамына керәсе, аны үтүгә, Каенлы урамы булыр, уң кулда җиденче йорт тамгачы Сираҗиныкы. Мине белмәгән кеше юк, һич югы, сорарсың. Сак бул, этем бик усал, бәрелә-сугыла кермә.
Сираҗи баш иде дә, аш өчен янә рәхмәт әйтеп, китеп барды.
Воевода Василий тәмам шомлана калды. Шик юк, шик калмады – калада фетнә оешып килә. Кенәгинә хаклы, барысы да Җангали ханнан – кара халыкка ирек бирде. Кара халык кузгалса – яман, тыям димә, буйсындырып тоту турында уйларга да түгел. Сафа Гәрәй чорында тотылган бер каракның уң кулын кискәннәр, диләр, йә булмаса айлар буена зинданда ипи-суда гына тотканнар, имеш. Хәзер исә болар юк, Җангали хан хәтта каракларның да кулларын чиште. Чат саен карак та юлбасар.
Кенәз торып басты, бавырчыны чакырды. Тиешле акчасын бирде дә кибетләр буйлап китте. Берара үтүгә, артына әйләнеп карады, курыкканга куш күрендеме, аның артыннан кемдер килә кебек иде. «Койрык» ны саташтыру вә адаштыру өчен ул иелә төшеп икенче якка чыкты һәм, Болак буена җитүгә кырт борылып, хан капкасына юнәлде. Әмма ун адым ясарга да өлгермәде, артыннан килгән берәүне аркасы белән тойды. Артына әйләнеп карамады, мәгәр түзмәде, кисәк туктады, итек кунычын тарткан итеп артка күз ташлады. Куа килүче «койрык» тиз генә кемнеңдер ачык капкасына кереп китте. Кенәз Василий бертын таптанып торды, ахыр җан-фәрманга хан капкасына таба йөгерде. Үтүче-сүтүчеләр аңа сәерсенеп карап калдылар. Хәтта берсе, әллә шаяртып, әллә чын-чынлап: «Тотыгыз үзен, тотыгыз!» – дип кычкырып калды.
Капкада торучы сакчы кенәзне танымый тордымы, аркылы төште, сөңгесен юнәлтте.
– Якын килмә, чәнчим! – дип ыслады.
– Мин бу, ахмак, кенәз Василий, – диде воевода,