Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев страница 6
Шәригать кануннарын җимереп…
Сабантуй булсын да, анда хатын-кыз булмасын, имеш. Безнең үткәнебез турында кайберәүләр шулай язгалыйлар. Имеш, ислам дине изүе астында яшәгән татар хатын-кызлары андый бәйрәмнәрдә катнаша алмаганнар, алар өйләрендә бикләнеп ятканнар… Дөрес түгел!
Сабантуй булсын да, анда хатын-кыз булмасын, имеш! Яшь-җилкенчәк, хатын-кыз карап тормаганда, көрәшеп, егетлек күрсәтеп буламыни? Кызлар карап тормаганда, йөгерештә узышып, ат чабышында ярышып буламыни? Биек колга башына үрмәләп менүнең ни кызыгы бар, әгәр аста карап торучылар арасында әниең, сеңелләрең һәм, ниһаять, күптәннән күзең төшеп йөргән бер чибәр кыз булмаганда!
Идел буе татарларында шәригать кануннары ул көнне чигенеп торган! Игенчеләр бәйрәме бит ул, дини бәйрәм түгел. Монда яшьләр очрашканнар, күз кысышканнар, бүләкләр алышканнар, җаен туры китереп сөю сүзләрен әйткәннәр, вәгъдәләр бирешкәннәр. Диннең каты законнары хезмәт халкының бу бәйрәме алдында чигенеп торган…
…«Дин изүе астында яшәгән татар халкының уен кораллары булмаган. Бердәнбер корал кубыз булган» дип язган кешеләр белән дә килешүе кыен. Тормышта, фактта алай булмаган…
…Еллар буе татар халкының этнографиясен, фольклорын өйрәнгән рус галимнәренә мөрәҗәгать итик. Казан университеты профессоры Карл Фукс XIX гасыр уртасында Казан тирәсе авылларындагы татар фольклорын өйрәнеп, аларның яраткан музыка кораллары гармун икәнлеген әйтә. Моны башка чыганаклар да раслый. «Казанский телеграф» газетасы, мәсәлән, татарларның Сабан туе турында хәбәр итеп болай яза: «Татары привезли с собой кто скрипку, кто гармошку и каждый, кто как умел, изливал свои чувства на этих незатейливых инструментах. Своеобразная татарская мелодия, заунывные песни и пляски слышались повсюду»3.
Юк, Сабантуй йоласы, аның җырлары буш урында гына барлыкка килмәгән. Ул җырлар, йолалар гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. Ул йолалар халыкның үзе кебек көчле, яшәүчән булган. Әнә шуңа күрә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.
Сабантуй гөрләп узган. Чәчәккә күмелгән болынга кыш буе сандыкта сакланган кадерле киемнәрдән нафталин исе таралган, кыш буе аулак өйләрдә җеп эрләгән, киндер сугып бирнә әзерләгән кызлар беренче тапкыр шулай иркенгә чыкканнар, батыр егетләрне күзәткәннәр. Ә егетләр бил алышканнар, ат чабыштырганнар, колгага менгәннәр, бау тартышканнар, чүлмәк сугыш, капчык сугыш уйнаганнар… Гасырлар буе шулай. Ә озын таяклар тоткан аксакаллар – авылның могтәбәр картлары – мәйдан эчендә тәртип саклап йөргәннәр. Хәзер – фән һәм техникада никадәр алга киткәннән соң! – Сабантуй комиссиясе кызыл япкан өстәл
3
Казанский телеграф. – 1912. – № 5727.