Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 9
Еллар узды. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен күрү бәхетенә ирештек. Закир Һади, Габдулла Тукай башлаган эш – татар тормышындагы феодализм калдыгы – ишанчылыкны тәнкыйть итү мәсьәләсе К. Тинчурин тарафыннан сәхнәгә китерелде. Хезмәт халкының җор күңеле, крестьян яшьләренең саф әхлакый сыйфатлары Тинчурин тарафыннан сәхнәдә сурәтләнде. Бер талант яхшы, ике талант бергә эшләсә, алар инде шедевр тудыра. Тинчуринның танылган композитор С. Сәйдәшев белән бергә эшләве һич тә очраклы түгел иде. Әнә шулай бер-бер артлы татар совет әдәбиятының классик әсәрләре дөньяга килде.
«Кандыр буе»ның ничек язылуын Арча районы Казанбаш авылы халкы әле дә искә алып сөйли. «Кызыл Казанбаш» Татарстанда иң беренче колхозларның берсе булган, анда башта коммуна да төзеп караганнар. Тинчурин белән Сәйдәшев бергә әнә шул авылда җәй уздырганнар һәм, Казанбаш халкының ышанып сөйләвенчә, «Кандыр буе» пьесасындагы күп персонажлар Казанбашта әле дә яшиләр икән…
Тинчурин мирасы бик бай. Без әле аның мирасын 1956 елда дөньяга чыккан зәңгәр тышлы сайланма әсәрләре буенча гына беләбез.
Тинчуринның халыкчан иҗаты Советлар Союзында шулкадәр киң таралган – һәр драматургның әсәре шулай Казаннан алып Байкалгача тарала алса иде… Казан университеты студентлары белән фәнни экспедициядә йөргәндә, Себер татарлары безне күп мәртәбәләр адаштырдылар. Без алардан халык иҗаты әсәрләре өмет итәбез, ә алар безгә Тинчурин җырларын яздыралар икән. Шулай Томск өлкәсе Кызылкаш авылында бер карттан тырышып-тырышып җыр язабыз. Кулда дәфтәр-карандаш, картның янында шыпырт кына портатив магнитофон әйләнә. Җырның сүзләренә, аһәңенә гаҗәпкә калабыз:
Тамбур инәләре көмеш саплы,
Немец илләреннән алынган…
Казанга кайткач тикшереп карасак, бу җыр Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ыннан икән. Хәер, бу җыр Горький, Рязань якларында йөрүче фольклорчыларны да күп мәртәбә адаштырган һәм халык иҗаты китапларына кабат кергән.
Тинчурин-драматург хакында соңгы елларда гел телгә алына, языла. Тинчурин-прозаик турында гәрчә 1960 елда тугыз мең тираж белән чыккан «Мәрҗәннәр» сатылып бетсә дә, нигәдер аз беләбез әле. Әйе, Тинчурин оста хикәяче дә иде. Печән базары каһарманнарын, мондагы мещанлыкны, каралыкны прозада тагын кайда күрә аласыз? Бары тик «Мәрҗәннәр»дә генә. Яки үзе турында күп легендалар тудырган кавказлы Шамил гаиләсенә кагылышлы мәгълүматларны кайда таба алырсыз? Шәех Шамилнең улы Казан тарихына турыдан-туры бәйле иде бит. Тукай урамында кешеләр әле дә булса «Шамил пулаты» яки «Шәфи пулаты» дип йөрткән бер йорт бар. Петербург аристократиясе каршында уенчыкка әйләнгән мундирлы