Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 11

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

итәчәк. Гуманизм – кешегә, кешелек сыйфатларына ихтирам белән сугарылган дөньяга караш. Гуманизмның нигезендә, гомумән, кешеләргә яхшылык теләү, кешеләр тормышының яхшыруы өчен көрәш, теләктәшлек ята. Бу сүз үзе дә латинча humanitas – «кешелеклелек» мәгънәсен аңлата. Борынгы шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләрендә без дини карашлар арасында гуманистик карашларның ялтырап-ялтырап алганын күрербез. Безнең өчен ул әдәбиятның әнә нәкъ шул сыйфатлары кыйммәт тә. Шундый ук сыйфатлары булган өчен программага ХVI йөз шагыйре Мөхәммәдьяр кертелгән. Чөнки Мөхәммәдьяр, аның иҗатын махсус тикшергән Ш. Абилов әйтүенчә, «талантлы шагыйрь булу өстенә Урта гасырларда гади хезмәт кешеләрен зурлаучы, аларга дан җырлаучы гуманист, явызлыкка каршы сүз кузгатып, яхшылыкка өндәүче нәсыйхәтче моралист». Никадәр генә каршылыклы булмасын, аның поэмаларында кешенең иң күркәм сыйфатлары беренче планга куелган урыннар байтак. Мәсәлән, «Төхфәи Мәрдан» поэмасында автор батырлыкны, илгә турылыклы булуны мактый. Шагыйрь фикеренчә, егетлек – кешеләргә игелек күрсәтүдән, яхшылык эшләүдән гыйбарәт. Хрестоматиядә шагыйрьнең нәкъ әнә шул карашлары чагылган урыннар сайлап бирелгән. Текстны укыгач бу нәтиҗәне укучылар үзләре чыгарсалар, әлбәттә, отышлырак булыр иде.

      Борынгы поэмаларда, әгәр укучы аны тулысы белән укыса, тагын бер-ике нәрсәдә буталуы мөмкин. Борынгы шагыйрьләр үзләренең әсәрләрен Алла исеме белән башлыйлар. Бу – бик табигый хәл. Гуманистик карашларны уздырган өчен бу шагыйрьләрдән атеист, материалист ясарга ашыкмаска кирәк. Алар Аллага ышанганнар, аңа табынганнар. Ләкин, талант, акыл иясе буларак, аларның әсәрләрендә гуманистик, дөньяви карашлары өстенлек алган һәм Аллага, пәйгамбәрләргә дәшүләр, багышлаулар кайвакыт гади ширма гына булып калалар. Борынгы шагыйрьләрнең кайбер әсәрләре конкрет шәхесләргә, гадәттә, ханнарга багышланган. Монда да гаҗәпләнерлек урын юк, чөнки шагыйрьләр, күз өстендәге каш кебек, хөкемдарларының игътибар үзәгендә булганнар. Һәм шагыйрь, үзенең гуманистик идеясен замандашларына җиткерү өчен, әсәрен хөкемдарга багышлый икән, бик табигый. Бу да шулай ук тышкы бер форма, олы хисләрне укучыларга белдерү өчен бер алым гына. Шагыйрь бит хуҗаның – ханның заказын үтәгән! Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасы әнә нәкъ шулай корылган. Бу поэма Кырым ханы Сәхибгәрәйгә багышланган. Ләкин анда йөкче образы бар: бу кеше, бик фәкыйрь булса да, гомере буе үзеннән дә начаррак яшәгән кешеләргә ярдәм итә. Шагыйрь моннан шундый нәтиҗә чыгара:

      Кем егылганда кулын тот моңлының,

      Ул тәкый тоткай кулың бер көн сәнең, –

      ди. Димәк, шагыйрьнең дөньяга карашын билгеләгәндә, аның әсәрен кемгә багышланган икәненнән чыгу дөрес булмас иде.

      Мәүла Колый, Утыз Имәни иҗатлары турында сүз алып барганда да шулай: бу шагыйрьләрнең дә иҗаты катлаулы. Монда диннең тагы да нечкәртелгән формасы – суфичылык белән гуманистик карашлар бергә буталганнар. Укытучының бурычы – алар иҗат иткән әсәрләрдәге

Скачать книгу