Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 14
Менә шулай булырга тиеш. Биография дә, рифма да сәламәт акыллы әдәбиятчыга кычкырып торалар: «торган» җирем кирәк! «Корган – торган». Ләкин ничә еллар буе басылып килгән бу шигырьне мәктәп дәреслекләреннән, Тукай җыентыкларыннан, ниһаять, дүрттомлыктан тикшереп карагыз. «Туган җирем» дип басалар.
«Бер татар шагыйренең сүзләре» дә шундый язмышка очраган. Ничәмә-ничә китапта татар шагыйре, үзенең милләте аңа мылтык-ук атар булса да, «күкрәк биреп» каршы тора икән! Алай булмый бит инде, «күкрәк бирә» торган баһадирлар булмый бит. Тукай алай димәс, андый мәгънәсезлекне җибәрмәс. Үзе чыгарган шигырь китапларын карарга кирәк. Анда болай:
Күкрәк киереп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык, ук атар булса да.
Тукай үзе исән булса, мондый бозучыларга «шифалы» бер сүз әйтми калмас иде. Хәер, ул үзе өчен генә түгел, дусты, мәсләктәше М. Гафури өчен дә әйтер иде. Чөнки татар совет поэзиясенең энҗеләреннән булган «Кызыл байрак» шигырен дә бозалар хәзер. Моны барлык бала күңелдән белә, без дә моны хәтердә саклыйбыз – шигырь күңел түрендә җырлап тора. Аның саен саксыз эш итәбез.
…Шагыйрь, көчле эшчеләр күтәргән Кызыл байракны күреп, шуңа гимн җырлый. Шигырь 1917 елның язында патша бәреп төшерелгәч – кара көч бетерелгәч язылган. Кара көчкә каршы торган байрак җилферди. Урамда – нәмаеш9.
Кара көчләргә
Каршы тора ул, –
дип басалар бу шигырьне. Шагыйрьнең 1965 елда Казанда чыккан китабын кара! «Тора ул – корбан ул» рифмалашмый. Шагыйрь алай ук саксыз булмас. Аннан соң шагыйрь байракның үткәнен сөйли: кара көчләргә каршы торган ул, ди. Бүген шуның өчен югары эленде ул, ди. Кара көч инде җиңелде, ди. Әнә шуңа күрә шигырь менә болай укылырга тиеш:
Кара көчләргә
Каршы торган ул,
Бирде бу юлда
Миллион корбан ул.
Монысы – Гафурича. Бу – шагыйрьчә. Гафури дигәннән, аның шигырьләрендәге, прозасындагы башка характердагы саксызлыкларны да күрсәтергә булыр иде. Мәсәлән, аның бер шигыре китап саен исемен үзгәртә, «Бетсен сугыш», «Бетсен империалистлар сугышы» һ. б., һ. б. Китап саен төрлечә. Хәтта бер үк китапта төрлечә (алда телгә алынган китапны карагыз!). Бәлки, бу шигырьгә М. Гафуриның үзе чыгарган җыентыктагы исемне кайтарыргадыр? Мәсәлән, 1922 елда «Гажур» нәшриятында чыккан «Кызыл байрак» исемле җыентыкта ул шигырь «Бетсен империализм сугышы» дип аталган. Прозасындагы гарәп сүзләрен тәрҗемә иткәндә дә бер тәртип кирәк иде. «Кара йөзләр» повестенда хәзрәт шаһитларга болай ди: «Сез дөрес әйтәсез, әгәр дә ялган сөйләсәгез, кадеф өчен үзегезгә хәт лазем булып килә».
Күренгәнчә, монда безгә таныш булмаган өч сүз килеп чыкты. Кадеф (кадеф, кадефүн) – «яла ягу», «нахак сүз ыргыту», «сүз белән пычрату» мәгънәсендә; хәт – җәза; лязим – тиеш, тиешле. Әлеге китапта моны тетеп бетергәннәр. Кадеф «бозыклык өчен таш белән ату» дип бирелгән, бу урында исә – «нахак бәла ягу, гайбәт» кирәк иде. «Лазем» түгел, «лязим» кирәк һ. б., һ. б. Без бер
9
Нәмаеш – демонстрация; тантана. – Ред.