Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 16
Юк. Мең мәртәбә юк. Надан бер карчык ул, бичара. Тамаралар, Клеопатралар, Стюартлар турында аның ишеткәне дә юк. «…ул гомере буе кара тир түгеп эш эшләүне генә белгән. Бөтен гомерен бер кисәк икмәк табу өчен тырмашып яшәгән. Башы кайгы-мәшәкатьтән арынмаган, дус-ишләре, ире белән бергә рәхәтләнеп көлеп бер күңел ачканы булмаган, шуның артыннан аркасына капчык белән күтәреп кизәк ташыйсы, мичкә ягасы, балаларын ашатасы, исерек ире белән талашасы барлыгын оныта алмаган. Ул, гомере буе бер уч ашлыгын, бер тәңкә акчасын саклап тотарга тырышса да, ачлы-туклы, ярлы яшәгән. Унлап ак җәймә булдырырга хыялланса да, өчтән артык урын җәймәсе булмаган. Дүртенчесен сатып алганда, беренче җәймәсе тузган. Ә берьюлы унны сатып ала алмаган, иртәгәге көнгә икмәккә акчасыз калырмын дип курыккан…»
Монысы – хикәядәге төп героиняның кыскача тормыш юлы булды. Ә портрет? Кызчыкның «әбисе карт бер каргага охшап калган иде: яңаклары очлайган, сирәк чал чәчләре тузган иде». «Карчык саксаул ботагы шикелле корышып калган кулын күтәрде». Ә дөньяга карашы? Кечкенә кызчыгына менә нәрсә ди ул: «Матур апалар барысы да алдакчы алар. Чит ирләрне яраталар. Син дә менә кечкенә чагыңда – әйбәт әле, үскәч, син дә алдаша торган булырсың…»
«– Алла юк, Алла юк, диләр! Ә үзләре көннең нинди буласын алдан юрап торалар, – диде карчык, кемнедер үртәгән кебек чыраен сытты.
– Көннең нинди буласын Алладан сорамыйлар.
– Алладан сорамыйлар… Алайса, каян беләләр? Мәрхүм бабаң йолдызларга карап әйтә торган иде… Эчмәгән чагында. Эчүгә сабышкач, әйтә алмас булды».
Хикәядә карчык әнә шундый сыйфатлар белән, бөтен ямьсезлеге, үҗәтлеге, картлык кирелеге белән бирелгән. Карты да нинди! Карчыгына карата һәрчак кырыс булган. Юлдан кайткач, «камчысы белән хатынына төртеп: «Йә, нихәл?» – дип сорый. Эчкән, эчкән дә үлгән, кызлары да – безгә дә һәм, ихтимал, авторның үзенә дә билгесез сәбәпләр аркасында – ирен, баласын, карт анасын ташлап шәһәргә киткән. Тормышта бик сирәк очрый торган хәл бу. Карчык янында калган сабый менә ничек уйлый: «Бөтенесе аңлаешлы да кебек, аңлашылып та бетми. Тик шунысы гына ачык: әнисенең алай итүе дуамаллыктан да, ахмаклыктан да түгел. Монда ниндидер катлаулы бер мәгънә бар. Чөнки әнисе кызы алдында акланырга тырышмаган, әбисе дә, әтисе дә, авылдашлары да аңламаган ниндидер бер нәрсәне төшендерергә тырышкан. Бәлки, әтисе бөтенесен дә аңлый торгандыр, тик берни дә эшли алмыйдыр.
Әнисенең шулай итүе бик сирәк, аеруча бер сәбәп аркасында гына була торган хәл икәнлеге дә ачык».
Кыскасы, бу хикәяне һәм аның авторын тиргәп буласы. Буласы… Әгәр хикәя синең күңелеңне тетрәтмәсә. Синең рухыңны бер дер селкетеп алмаса. Сине уйга калдырмаса… Ә бит теге саксаул ботаклары төсле корышкан куллы, карт каргага охшаган бу карчыкка син инде сокланасың. Син инде аның хәсрәткә сынып эчә башлаган һәм шуның белән үлгән ирен дә яратып