Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 19

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

солдат шул сәгатьтән Авалбәкнең күңелендә яши башлый… Хикәянең соңгы җөмләсен укыйсың да уйга каласың. Солдат улы инде синең күңелеңдә үзе дә яши башлады. Ул үсәр, үскән саен аның теге сабый вакытында хыялы тудырган әтисе дә «үсәр», тулыланыр, изге сугышта һәлак булган бу солдат үзенең малае өчен әхлак, кешелек эталоны булыр, улы үзенең бөтен калган эш-гамәлен әнә шул Бөек Кеше – Ватан өчен корбан булган әтисенә үлчәп башкарыр.

      Бөек Ватан сугышында әтисез калган балалар турында күпме язылды инде! Инде яңа бер сүз әйтергә дә урын калмагандыр дип торсак, бу тема художник өчен бетмәс-төкәнмәс икән.

      Мин юри «Солдат улы»на «Елмаю»дан соң тукталдым, чөнки Чыңгыз Айтматов иҗаты турында хәзер дөньякүләм әдәбиятта языла, ул хәзер әдәбиятның Шолоховлары, Фадеевлары, Фединнары белән бергә бөек совет әдәбиятының куәтле бер вәкиле буларак танылды. Аның кечкенә күләмдә булган бу хикәясе турында озын итеп язып торуга караганда, менә нәрсәне әйтеп китү урынлы булыр сыман: без, бүгенге язучылар һәм галимнәр, Урта Азия, Казахстан әдәбияты турында сүз чыкканда, анда яшәүче әдәбият әһелләренең безнең адреска әйтелә торган бер фикерләрен кабатларга, тәмләп сөйләргә яратабыз. Ә алар очрашу вакытларында, гыйльми конференцияләрдә безгә болай диләр: «Без татар демократик әдәбияты вәкилләренә – Тукайга, Ибраһимовка, Гафурига һ. б. бурычлыбыз. Аларның әсәрләре безгә мәгърифәт нуры алып килде, татар язучылары аркылы без бөек Пушкин, Лермонтов әсәрләре белән таныштык. Безнең беренче китапларыбыз да сездә – Казанда басылган…»

      Без моны рәхәтләнеп кабул итәбез, без инде моңа ияләнгәнбез. Шулкадәр ияләнгәнбез, инде СССР семьясында искитәрлек темплар белән чәчәк аткан бу республика әдәбиятларыннан үзебез дә өйрәнергә тиешлекне онытып та җибәрәбез. Тукайның бер мәсәлендәге казлар кебек: «Безнең бабайлар Римны коткарганнар!» – дип кычкырынырга яратабыз. Чыңгыз Айтматов әсәрләрен укыгач, мин гел шул Римны коткарган казлар турындагы мәсәлне хәтергә төшерәм. Кайда «Дөя күзе»без? Кайда «Ак пароход»ыбыз? Кайда искиткеч гуманистик, партияле, ватанчыл «Хуш, Гөлсары!» дәрәҗәсендәге повестебыз? Без бик вак темалар белән акыл сатмыйбызмы? Әллә без өйрәнмибезме? Ә бит кеше гомере тарихи барыш өчен, кызганычка каршы, бик кыска. Язучы гомере – икеләтә кыска. Иң ялкынлы, иҗат эшендә көнне-төнне белмичә янып-көеп кайнаган талант ияләренең дә үзләренең иҗат планнарын тормышка ашырып бетерә алмыйча калганнары мәгълүм. Бездә исә, ничектер, ирешелгәннәр белән канәгатьләнү, вак проблемалы әсәрләр белән вакыт уздыру көчлерәк сыман…

      Монысы инде бераз читкә китү булды.

      «Кыргыз хикәяләре»нең эчтәлеге, сәнгатьчә эшләнеше, әлбәттә, төрле күләмдә, төрле үлчәүдә. Ләкин бу хикәяләрнең, димәк, авторларның да, барысы өчен дә уртак бер сыйфат бар: ул – бүгенге кеше тормышына битараф булмау. Битарафлык – әдәбиятчы өчен иң зарарлы авыру. Хәер, аны авыру дип әйтү бу очракта дөреслеккә туры килмәс тә: битараф кеше сәнгатькяр була алмый. Бу – аксиома.

      Җыентыкны берләштерә торган уртак сыйфатларның тагын берсе – табигать

Скачать книгу