Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 21
Гадәт буенча, дәреслекләргә Тукай шигырьләрен дүрттомлыктан алалар. Инде соңгы елларда «Бер татар шагыйренең сүзләре»н дөрес укуга ирештек, «Күкрәк биреп» дигәнне шагыйрьчә дөресләдек, «күкрәк киереп» дип алдык. М. Гафуриның «Кызыл байрак» шигырен дә Гафурича бирә башладык. Ләкин беренче чыганаклардагы текстлар белән бүгенге Тукай китапларындагы текстлар арасында аерымлыклар әледән-әле очрап торалар. Менә мәшһүр «Сайфия» шигырен генә алыйк:
Килсә байның ач халыкны күзгә-күз мыскылласы,
Яллый ул, әлбәт, пароход, анысы – байлар юргасы.
Ярда торгач, ач халыкка йөз дә бирми туп-туры
Юргалый ул шунда тиз-тиз, кайда бар сайфиясе.
Менә күп еллардан бирле калын-калын китапларда текст шулай бирелеп килә. Ләкин логик имгәнешне укыган вакытта интуиция белән сизәсең: монда язылганча, татар бае ярлы халыкка ярда торганы аркасында йөз бирми булып чыга. «Ярда торгач, ач халыкка…» әллә нәрсәсе туры килми моның. Башкачарак түгелме икән? Тукай шигырьләре кертелгән бер китапны ачабыз, икенчесен… Ниһаять, «Сайфия» басылган «Шура»ның 1911 елгы 18 нче санын алып карыйбыз: Тукай шигъри сүзгә алай җавапсыз карамас! Анда болай:
Ярда торган ач халыкка йөз дә бормый…
«Н» хәрефенең «ч» хәрефе белән алмашынуы әнә шулай еллар буе шигырьнең ялгыш укылышына сәбәп булып килгән. 1974 елда чыгачак мәктәп дәреслек-хрестоматиясендә бу хата хәзер төзәтелгән. Шул ук дәреслектә «Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре» дигән шигырьнең дә бер хәрефе төзәтелде, төп текстка туры китерелде. Аннан соң, бу шигырьнең исемен Тукайча йөртергә иде! Тукай «өмидләре» дигән, ә без тотабыз да «өметләре» дип йөртәбез.
Әдәбият тарихында авторның үз кулына тотып үзе укыган корректурада да хата калган очраклар була. Авторның да хәлен аңларга мөмкин. Яңа басылып килгән әсәренең корректурасын укыганда ул тыныч күңел белән укый алмый, дулкынлана. В. Вдовин әлеге мәкаләсендә15 Тургеневның үз кулы белән тоткан корректурада бер юлның төшеп калганын һәм моның соңыннан текстологлар тарафыннан «торгызылганын» әйтә. Андый очраклар Гончаров әсәрләре белән дә булган икән.
Тукай да әллә югыйсә «Мәкаләи махсуса» әсәренең корректурасын укыганда шулай бер онытылып алганмы? Анда, мәсәлән, логикага бик үк туры килеп бетми торган бер җөмлә бар. «Мәҗит әфәнде Гафури белән күрештек, – дип яза анда Тукай. – …Читтән безне караган кеше, икебезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә елаудан туктаган балаларга охшатыр иде.
Ни эшлик соң? Шаярыр идек – әле генә язмыш ханым кыйнаган; елар идек – әле күздән яшебез дә кипкән».
Логик яктан килгәндә, болай булырга тиеш: «әле күздән яшебез дә кипмәгән». Моны җөмләнең алдында «әле» сүзе булу да күрсәтеп тора. Моннан алдагы
15
Литературная Россия. – 1971. – № 20.