Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 18
Рус язучысы А. И. Куприн бер полководецның адъютанты ничек үлгәнен сөйли. Сугышның иң кызу вакытында полководец аны бер йомыш белән алгы сызыкка җибәргән булган. Теге офицер, йомышны үтәп, полководец янына килгән дә бик төгәл генә доклад ясаган. Һәм кинәт кенә йөзе агарып киткән, ияре өстендә чайкала башлаган.
– Сез яралымы әллә? – дип сораган полководец.
– Юк, галиҗәнап, – дигән яшь офицер, – мин инде үлек.
Һәм аның үле гәүдәсе ияр өстеннән шуып төшкән14.
Мар Байҗиевның хикәясен укыгач, шул эпизод минем хәтеремә төште.
«Елмаю» хикәясендә үлем аркылы яшәү гүзәллеге, яшәү мәгънәсе раслана. Хикәя әгәр мине дулкынландыра икән, әгәр ул минем күңелемне тетрәтә һәм геройларына сокландыра, тормыш ямен тагын да тирәнрәк сизәргә өйрәтә, рухымны оптимизм белән сугара икән, мин аны язучының уңышы дип саныйм.
Нәкъ шундый ук хисләрне Чыңгыз Айтматовның «Солдат улы» дигән хикәясен укыганда да кичерәсең. Чыңгыз Айтматов – кеше рухының чын мәгънәсендәге белгече. Димәк, талантлы художник. Аның әсәренә тота-каба гына рецензия язу, аңа карата фикер әйтү үзе бер зур бурыч. Айтматовның әсәрен укыйсың да үзең өчен өр-яңа бер дөнья ачасың. Иң гади бер әйбер, иң гадәти бер вакыйга турында язды бу язучы, ә үзе тудырган образлары белән синең күңелеңне биләп алды. Менә гап-гади бер кыргыз малае – Авалбәк. Токтосун малае. Әтисе сугышта үлеп калган, ә малай сораган бер кешегә җавап бирә:
– Мин, – ди, – Токтосун малае.
– Ә-ә, тукта-тукта, син теге почтада эшләгән телефонистка малае бит әле, шулаймы? – дип тә сорап карыйлар аннан чабаннар.
Малай исә үз сүзендә нык тора.
– Юк, мин – Токтосун малае, – ди ул.
Чөнки шулай әйтергә аңа әнисе куша, әтисен онытмасын дип, сукыр әбисе дә шулай куша, колагын борып тора. Шулай булырга кирәк бит, кино караганда экрандагы җиде егетнең берсен, кыргызга охшаганын, әнисе улына: «Әнә әтиең», – дип күрсәтә. Шул минуттан ул кыргыз Авалбәкнең әтисенә әйләнә дә куя. Һәм хикәя үзенең кульминациясенә якынлаша.
Узган ел «Огонёк» журналы РСФСР художникларының яңа әсәрләре күргәзмәсеннән репродукцияләр бирде. Арада төрлесе бар – таш-тимер корылмалар, шакмаклы-өчпочмаклы буяулар белән бизәлгән йөз-кыяфәтләр. Алары да кирәктер, алары да, ихтимал, рәсем сәнгатенең билгеле бер казанышыдыр… Әмма мине Симферополь художнигы Л. Лабенокның «Әти» дигән бер картинасы җәлеп итте. Зур кирпеч йортның ишегалды, зур капкадан урам күренеп тора. Йортның шул ишегалды як стенасына, инде каралып, заман агышын үзенә сеңдереп искергән кирпеч стенага бер кыз бала акбур белән зур итеп үз әтисенең рәсемен ясаган. Ясаган да уйга калган, башын түбән игән. Аның йөзе юньләп күренми дә, ул аска караган. Ә стенадан балалар фантазиясе белән тудырылырга гына мөмкин булган солдат карап тора: ул яшь тә, чибәр дә,
14
«Etes vous blessé, monsieur ? – Pardon, sir, je suis mort».