Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 17
Хикәя карчык турында гына кебек укылса да, анда икенче бер образ бар. Кырыс, аз сүзле, кешегә хас булган бик күп сыйфатлары белән. Уңае һәм тискәресе белән. Ул – карчыкның ире. Әйткәнебезчә, ул кырыс. Ерак юлдан кайтканда хатынын кочагына алмаган ул. «Йә, нихәл?» дип, камчы сабы белән генә төрткән. Эшчән, каты куллы. Ләкин әнә шундый ирне авыр кайгы сындырган. Карчыгы кебек үк нык булмаган ул. (Ә кайгы-хәсрәткә, авыруга ирләргә караганда хатын-кызның ныграк икәнен барыбыз да беләбез.) Никадәр аз сүзле, хатынын бераз гына куркытып яшәгән шушы кырыс ир «улларының үлүе турында хәбәр килгәч… кыз балалар шикелле үкереп-үкереп» елый да кеше белән сөйләшмәс була. Ул эчүгә сабыша. «Эчәргә кем мәҗбүр итә соң сине?» – дип сорый хатыны.
«Ире:
– Гитлер, – диде дә торып чыгып китте».
Кызганыч, кычкырып еларлык фаҗига бу! Менә дигән семьяны җимереп, кибет ишеге төбендә өч борынга керергә иптәш көтеп торган, кешелек сыйфатын югалткан бәндәләрдән никадәр югары бу ир!
Хикәядә романтик буяулар бик мул. Мондагы бөтен персонажларның да рухи дөньялары искиткеч бай. Каты кайгыга сынган ир дә, озак яшәп инде күптәннән үлә башлаган карчык та, йорты, семьясын ташлап шәһәргә киткән кыз да, ниһаять, өйдә калган кызчык та – рухи яктан һәрберсе бер дөнья. Болар – хис кешеләре, болар тормышта була торган гадәти кешеләрдән бераз алдарак, өстенрәк, уй-хисләре белән баерак. Язучы реализмга хилафлык эшләмәгәнме? Безнеңчә, һич юк. Киресенчә, хикәя гадәттән тыш кырыс реализм таләпләренә буйсындырылган. Хәтта, әйтергә кирәк, тормышта еш очрап та, әле әдәбиятта сирәк очрый торган реалистик күренешләр файдаланылган.
…Үләр алдыннан кешенең күңеле соңгы тапкыр һич тә көтелмәгән бернәрсә тели. Исәннәр өчен бер җитди сигнал инде ул. Йә йөзем суы, кыйммәтле соклар йотып кына яшәгән бу кеше соңгы сәгатендә… кара арыш оны умачыннан куе бер тәлинкә аш тели. Йә ризыгы ипи, бәрәңге, сөттән узмаган берәү үләр алдыннан кинәт кенә… күркә шулпасы яки әфлисун таләп итә. Кешенең барлыктан юклыкка күчкәндәге бу соңгы теләген үтәргә кирәк, дип әйтәләр. Яшь прозаик Мар Байҗиев әнә шул соңгы теләкне искиткеч реалистик планда, һич тә тапталмаган бер планда биргән. Гомере буе эчүчелеккә нәфрәт белән карап килгән, авызына тамчысын да алмаган бөек әхлаклы бер карчык… соңгы сәгатендә кинәт кенә кызчыгын сыра алырга йөгертә. Ни өчен шулай? Саф физиологик хаҗәтме бу? Юк, алай түгел икән. Һич тә алай түгел. Гомеренең соңгы минутларында карчык үзенең бөтен тормышын, кинолентадай, миеннән уздыра. Әнә шунда бер кадр аның карт, тузган миендә тоткарлана. Ул – ире, аның бердәнбер сөеклесе, кәҗүнни тел белән