Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 15

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

белән сүзгә-сүз булуы моның хәтта тәрҗемә икәнлегенә дә шик тудыра.

      Д. Гобәйди шигырьләренә дә шундый бер әсәр өстәлгән12. Анда ул «Сабанчы бабай» дип йөртелә. Бу – унынчы елларда бик популяр булган җыр, аны «Башмагым» көенә җырлаганнар. Ләкин шул ук текстны без «Шура» журналының 1912 елгы 23 нче саныннан да таба алабыз. Анда исә ул «Ф. Туйкин әсәре» дип бирелгән. Шунысына ышанырга кирәктер.

      Мисалларны күп китерергә мөмкин. Теләк бер генә: әдәби әсәр, сәнгать сүзе белән сак мөгамәләдә булырга кирәк. Төзүче игътибарлы булсын, рецензент уяу булсын, редактор сак булсын. Ләкин барысы да белемле булырга тиешләр…

Социалистик Татарстан. – 1972. – 26 март

      Кайда «Ак пароход»ыбыз?

(Кыргыз язучыларының татар телендә хикәяләре чыгу уңае белән)

      Безнең татар язучыларының да башка республикаларда чыккан китаплары, хикәя җыентыклары шулай зур кызыксыну уятамы икән? Ул җыентыкларны да шулай кулдан-кулга йөртеп, «менә бит нинди талантлы язучылары бар икән» яки «кара син аны, «кәсепче» прозаик боларда да бар икән» дип фикер алышалармы икән?

      Шулай була калса, башка республикаларга китә торган хикәя, шигырь җыентыкларыбызны кырык иләктән уздырырлык! Бу җыентыкны төзүне иң җаваплы, иң талантлы язучыга гына тапшырырлык! Чөнки халыкның, татар халкының культура дәрәҗәсен күрсәтәчәк бер илчелек сыйфатында китә ул бездән… Ниләр чыгардык, соңгы елларда кемнәрнең нинди әсәрләрен бастырдык икән без тугандаш республикаларда? Кемнәрнең нинди әсәрләре буенча бүгенге әдәбиятыбыз турында фикер йөртәләр икән СССР дигән безнең олуг семьябызда?

      1972 елның җәй ахырында гына татар телендә дөньяга чыккан «Кыргыз хикәяләре»13 кулыма килеп кергәч, китапны укыганчы мин әнә шуларны уйладым. Хәер, уйлар тирәнгәрәк кереп китте. Илебезнең төрле шәһәрләренә, төрле республикаларыбызга әдәби очрашуларга җибәргән язучы, шагыйрьләребез турында да уйландым. Безнең бүгенге Татарстаныбызның йөзен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә аламы ул иптәшләр? Бит бүгенге татар совет әдәбиятының дәрәҗәсе турында трибунага чыгып үзенең хикәясе яки шигырен укыган әнә шул әдип буенча фикер йөртәчәкләр. Башка өлкәгә, башка шәһәргә барып трибунага чыккан әдипнең үз өстенә алган миссиясе зур, бик зур! Шуны уйласаң, кунакларны иң күренекле язучылардан гына җибәрерлек.

      Хәер, сүз «Кыргыз хикәяләре» турында иде бит әле.

      Китап – халыкның культура үсешенең көзгесе. Иң башта – бу китапның төзелү принциплары турында. Бу – үзенә күрә бүгенге яшь кыргыз язучылары турында белешмәлек тә. Берәү өчен дә сер түгел, күңелгә ошаган әсәрнең авторын һәркемнең дә якыннанрак беләсе килә. Кем ул? Аңа ничә яшь? Моның тагын нинди әсәрләре бар? һ. б., һ. б. сораулар, дөресен әйтик, һәр укучының күңелендә туа. Ахырга кадәр әйтеп бетерсәк, инде, әлбәттә, әсәре күңелгә ошаган авторның тышкы кыяфәтен дә күрәсе килә. Китап чыгаручыларга, әдәби журнал чыгаручыларга ошыймы бу, ошамыймы – укучы әнә шулай уйлый. Кайбер әдәби әсәрләрне, кайбер язучыларның өченче, дүртенче әсәрләрен бездә дә әнә шундый биобиблиографик белешмәлек белән якты дөньяга чыгарганда

Скачать книгу


<p>12</p>

Гобәйди Д. Шигырьләр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1959.

<p>13</p>

Кыргыз хикәяләре / төз. Х. Хөсәенова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1972.