Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 12

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      «Кыйссаи Йосыф»ны класста уку укучылар һәм ата-аналар арасында төрле фикер тудыруы мөмкин. Чөнки халыкта борынгы заманнан калган көйле әсәрләрне дин гыйлеме дип кабул итү гадәте бар. Мәсәлән, мәет озаткач, хатын-кызлар, өйдә калып, берәр карчыктан китап сөйләтәләр. Ә теге карчык боларга «Кыйссаи Йосыф»ны укый. Бөтендөнья классик әдәбиятына тиңләшерлек поэманы «дини китап» дип ышаналар. Укучыларга шуны аңлатырга кирәк: гарәп шрифты әле ул дин дигән сүз түгел. Ул шрифтта бүгенге көндә йөзләрчә миллион көнчыгыш халыклары язалар, шул хәреф белән хәзер диалектик материализм, марксизм-ленинизм китаплары басыла. Бу хәреф белән 1930 елга кадәр безнең Татарстан Республикасында да совет әдәбияты, дәреслекләр, политик китаплар басылды, В. И. Ленин хезмәтләре белән татар халкы беренче тапкыр әнә шул хәрефтә танышты. Әнә шуңа күрә дини-схоластик «Бәдәвам», «Мөхәммәдия» китапларыннан «Кыйссаи Йосыф», «Таһир-Зөһрә» поэмаларын аерып карарга укучыларны өйрәтергә кирәк. Моңа бары тик әдәбият укытучысының тирән мәгълүматлысы гына ирешә алачак.

      Сигезьеллыкта борынгы әдәбият укыту методикасы әле эшләнмәгән. Киләчәктә, ихтимал, моның сәгатьләр саны да үзгәрер, шул уңайдан материаллар да өстәлер, дәреслектә һәм хрестоматиядә бирелгән материалларның сыйфаты турында мәктәп укытучыларының фикерләрен ишетәсе иде.

Совет мәктәбе. – 1969. – № 6

      «Ирмен дигән ир-егетнең…»

      Халык арасында «Уракчы кыз» дигән җырны белмәгән кеше юк. Бу җыр нәрсәсе белән популярдыр – моны кистереп әйтүе кыен. Ихтимал, бу җырның тирән мәгънәсе үзенә тиң, бер дәрәҗәдәге көйне тапкандыр. Ихтимал, ул әле үзенең икенче яртысын тапканчы журнал, газета битләрендә яхшы шигырь булып кына йөргәндер… Ничек кенә булмасын, бу җыр ярты гасырга якын инде халыкның күңел түрендә.

      Нәкый абыйның Гражданнар сугышы чорында ук иҗат иткән Ил кызы – иңбашына ай урагын салган Хезмәт кызы – совет заманасындагы татар кызларының гүзәллек эталонын бирде. Бу яшь кызның йөзе таң кояшы кебек, аның җырына талир тәңкәләренең чыңы кушыла… Уракчы кыз революциядә ирек яулап алган татар кызларының романтик образына әйләнде. Уракчы кыз – хезмәт сөю, мәхәббәттә сафлык, яшьлек, тазалык символы булып китте. 1956 елда «Татар поэзиясе антологиясе» басылып чыккач, бик күпләр «Ничек? «Уракчы кыз» Нәкый Исәнбәт әсәремени?» дип гаҗәпкә калдылар. Хәер, бу җыр гына түгел, «Бормалы су» да шундый язмышка очрады. Илленче еллардагы үзешчән сәнгать түгәрәкләре, район культура йортлары янындагы хор коллективларыннан кайсылары гына «Бормалы су»дан башка сәхнәгә чыктылар икән? Бу җыр сугыштан соңгы авылның күтәрелеш чорына; туклыкка, иминлеккә, тыныч хезмәткә гимн булып яңгырады. Колхоз кызларының иң күркәм сыйфатларын, аларга булган Ил хөрмәтен, алардагы гүзәллекне бу җыр илленче еллар поэзиясендә иң тулы рәвештә әйтеп биргән әсәрләрдән исәпләнергә хаклы. Аның да сүзләрен Нәкый Исәнбәт язган.

      Әйе, кайбер талантлы әсәрләрне халык үзенеке итеп кабул итә, хәтта үзгәртә дә

Скачать книгу