Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев страница 13
– Һо-о, мин кичә бераз арттырып җибәргәнмен икән. Менә, торып, бераз башны рәтләдем дә очрашуга барам. Сәгать тугызда Ленин китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашу минем. Менә шунда ашыгам. Аннан төшкә кадәр – артиллерия училищесында, төштән соң – Казан гарнизонында. Комсостав белән.
Хыялымдагы Леонид Соболев белән кышның бер кичен мин шулай уздырдым. Монда, бу язмада, һәр кисәге гайбәт белән чиктәш. Ходай безне гайбәт сатудан үзе сакласын. Без андый түгел. Соболев та, мин дә – флот күргән кешеләр.
«Один матрос – матрос. Два матроса – рота. Сколько нас? Батальон? Һир-ра!»
ХХ гасыр сукбае (Леонид Топчий)
Әмма берәү үз теләге белән генә берәүне мактап, берәүне яманлап, берәүнең яхшы, берәүнең начар эшләрен генә сөйләсә, ул кеше гөнаһлы була.
I
«Язгы җылылык» елларында Казанда рус шагыйрьләренең ниндидер бер салоны барлыкка килде. Бәлки, ул салон элек тә булгандыр – мин аны белмим. Ләкин матбугатта ишеткәлим: Рөстәм Кутуй, диләр; бераздан ишетәм: Геннадий Капранов, тагын ниндидер Ворошилов. Мин боларны трамвайда, университет коридорларында гына ишеткәлим, минем татар әдәбияты тарихыннан диссертация язасым бар, әлеге «салон» мине кызыксындырмый. Мин әле бу «салон»ның бер-ике шәхесе минем биографиягә килеп сыланасын башыма да китермим.
Өйрәнчек шагыйрьләрнең бер «салон»ы университетның ишегалдындагы обсерваториясендә мәрхүм астроном профессор Дубяго квартирасында икән. Профессорның хатыны, имеш, элек балерина булганмы, әллә балет мәктәбендә укытканмы, һәрхәлдә, поэзия өлкәсендә үзен компетентлы дама дип саный һәм, ире үлгәч, үзен туп-туры шигырь язуга багышлап, Казанда юка гына бер китапчык та чыгарган иде.
«Салон»нан бик зарландылар. Астрономнар. Чөнки профессорның кухнясы, бүлмәләре, эш кабинеты, лекция укый торган аудиториясе – бөтенесе бер комплекс итеп корылган һәм лекция укырга бүлмәсеннән йон тапочкалар киеп кенә чыгарга, эш арасында, кухняга кереп, сөт ташымый микән дип күз салырга да мөмкин иде. Алай булмагандыр инде ул, мин анысын белмим, әмма, студентлар, иртән лекциягә килгәндә, баскычта аунап йоклап яткан шагыйрьләрне очраткалыйлар, дип сөйлиләр иде. Мәрхүм профессор үзе булмагач…
Шулай обсерваторияне шигырь салоныннан азат итәргә карар кылынды. 1968 елның башы. Университет тын ала алмый, кысыла, буыла: тарихында беренче тапкыр үз көчләре белән салган йортка университет галимнәре менә-менә кереп утырырга тиешләр. Мин – профком рәисе, үземә дә шунда күчәсе, кирпеч сугарга йөрмәсәм дә, ректорның ун квартиралык фонды бар, миңа шуннан буласы. Китте ызгыш-талаш, китте авылдан әни, әби ташу, әллә кайчан Кызыл китапка кертелгән әбиләренең әниләрен эзләп табу, боларны шәһәр советының квартбюросына китәчәк карточкага кертү. Профкомда төтен –