Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев страница 8

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

йөргәнен шайтаным да белми…

      Салкын клубта гадәти генә кичә уздырып, җылы, бәлеш исле өйгә кайтып кердек – өстәл тулы ризык иде. Хуҗа хатынның ире дә кайткан икән, без югында, ул яхшы гына төшереп алган, нәрсәгәдер ачуланган, ризасызлык белдергән сыман, безнең белән исәнләшмичә, авызына тәмәкесен капты да чыгып китте. Аш-чәй арасында теге юеш борын гел безнең арада буталды, һаман да әле нәрсәдер көйли иде. Шулай йөри торгач, ул Нәби ага янына килде дә, ризык тулы авызындагы телен чак әйләндереп:

      – Пин сезне пеләм, – диде.

      Сизелеп тора: борын куышлыгына байтак байлык тупланган иде. Ләкин ул байлык минем өчен мәңгегә сер булып калырлык бер мәсьәлә бирде.

      – Үскәнем, без кем соң? – дип иелде әлеге сабыйга Нәби Дәүли.

      – Сез, – диде юеш танау, – … (һәм ярамаган сүз әйтте), үзе тиз генә ишеккә карап алды, анда, тышкы ишек яңагына сөялеп, әтисе басып тора иде.

      Белмим инде, бер авазны тыңкышлык харап иттеме, әллә менә болайрак булганмы?

      …Кайтып керә ир эштән, хатыны, дәртләнеп, мич алдында ризык әзерләп йөри, өстәл астында сумка.

      – Бу ни бу? – дип кызыксына әти кеше, шиккә калып.

      – Бездә кунаклар бар, – ди каушаган хатын, – язучылар килде.

      Ир кеше, әлегә берни дә әйтмичә, бер стакан дөпеп капкалап ала да кунакларны карарга клубка китә. Анда мәһабәт борынлы, карчыга күзле Шиһапов йөгеренгәләп йөри, бераздан сәхнәдә куәтле Нәби Дәүли күренә, болар – хәтәр, алай-й… Менә нәрсәгә каушаган ул хатын, һәм кичә тәмамланганчы ук өенә кайтып, тагын бер стаканны әйләндерә (колхоз чутыннан бит!), тагын хатынын күзәтә.

      – Йә, кунакларны күрдеңме? – дип сорагандыр хатыны, ире белән сөйләшүне җайлау өчен.

      – Кунаклар түгел алар, ә… – дип, ире ярып салгандыр, һәм юеш борын моны эләктереп алгандыр.

      Нәби ага Бөгелмәгә кайтып җиткәнче көлде.

      Кунакханәдә икебезгә бер бүлмә иде, ул тора-торып төне буе көлде. Йоклый алмады.

      – Вәт, малай, алтмыш өч яшемә җитеп, немец коллыкларын күреп, үз гомеремдә беренче тапкыр мондый бәя алдым, – дип, голдыр-голдыр килеп, гел көлде.

      …Иртән күк йөзе чистарган, аэропорт пассажирларының йөзенә өмет чаткылары чыккан иде. Горком кешесе туп-туры аэропорт начальнигының бүлмәсенә кереп китте. Ике-өч минут үтүгә, безнең янга елмайган начальник чыкты, барыбыз белән дә кул биреп күреште һәм абруйлы пассажирлар бүлмәсенә узарга чакырды.

      – Беренче рейс – сезгә, – диде ул, елмаеп. Мин кичәге «чего-о-о?»ны хәтерләдем, йөрәгем «жу» итеп китте.

      Без теге бүлмәгә кереп чишендек, җайлы йомшак урыннарга сеңдек, озак та үтми, буфетчица бер поднос күтәреп керде, салфетка астында алма, конфетлар, рюмкалар һәм ике шешә бренди иде. Рәхәт чигеп утырганда, форма кигән бер авиатор безнең өстәлгә авиабилетлар кертеп салды: «Ярты сәгатьтән үзебез «посадка»га чакырырбыз», – диде. Бөгелмә аэропорты, шулай итеп,

Скачать книгу